erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кара төтен эзеннән

Җәяү йөрсәң, күп нәрсә күрәсең. Элеккеге “Агроснаб” тирәсендә кичә кара төтеннәр чыгарып янган урынны эзләп киттем. Электән калган “Агроснаб”ның язуы тора. Әмма мин анда җан әсәре күрмәдем. Хәтта этләр дә очрамады. Ярый әле очрамады.

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенче капкага кереп карадым. Анда да җансыз биналар каршы алды. Шулай да ашлык тарттыручыларга тап булдым. Алар кара төтеннәр чыгарып янган вакыйга турында белми булып чыктылар. “Теге башта машина баллоннары яккалыйлар бугай”, -- дип кенә әйтә алдылар. Теге баш дигәне Төбәк-Чокырча ягы. Шулай да мин ул башка барып җитә алдым. Олы юлдан түгел, чытырманлыклар аша бардым. Күңел шүрли... Яктылыкка килеп чыктым. Анда яндырылган чүп (целлофан каплар һ.б.) калдыкларына тап булдым. Янгынчылар аңлатканча, 25әр тонна сыешлы бочкаларны кискәндә бочкалар эчендәге дөгеткә ут капкан урын да шушыдыр дип аңладым. Янәшәдәге бинадан эшчеләр чыкты. Мин алардан: “Ник целлофан каплар ягасыз?” – дип сорадым. Алар: “Без бернәрсә белмибез, бүген генә эшкә килдек”, -- диделәр. Алар хәтта оешманың исемен дә, җитәкчеләрен дә белми булып чыкты! Башка кеше очрамады. Әмма шунысы мәгълум: шәхси эшеңне оештырасың икән, анда тәртип тә булырга тиеш. Тирә-юньне, һаваны пычратырга, кеше сәламәтлегенә зыян салырга берәүнең дә хакы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X