erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Караңгы чырайлы кеше

Арча станциясенә йомыш белән төштем.

Йомышымны йомышлагач, урамга чыктым. Автобус тукталышына ерак. Үзем эшкә ашыгам. Эх, мин әйтәм, юл уңаеннан берәр машинага утырып менәргә, дим. Күршедән генә бер ир-ат чыгып машинасын кабызды. Арчага менсәгез мине дә утыртыгыз әле, дим. 

--Утырыгыз, -- ди бу ачылып китмичә генә. Арчага кадәр бер сүз сөйләшмичә мендек. Дәшәргә курыктым. Бик караңгы чырайлы кеше. Андый кеше белән сөйләшеп булмый... Кенәр чатында төшеп калдым. Ник утырдым инде, дидем.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Андыйларга гадәттә Никтуган дип кушамат тагалар. 

Югыйсә, юлда очраган кешегә ярдәм итү, юл уңаеннан машинага утыртып бару бик саваплы эш бит инде. Кешеләргә яхшылыкны эшләп торыйк, никадәр генә эчне мәчеләр тырнаса да, башкаларга сиздермәскә тырыш, йөзебез ачык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X