Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Карак та, “намуслы” да

    Түбән Курса авылында бер хуҗалыктан төнлә абзар ишеген ватып сыер урлаулары турындагы хәбәр сискәндереп җибәрде. Узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле андый хәлләр турында ишеткән юк иде. Дөрес, аркандагы малларны алгалап киткәләделәр. Монысы икенчерәк нәрсә, ишекне каерып керү түгел, дигәнем.

    Әлеге гадәттән тыш хәл турындагы хәбәрне ишетүгә газетабызның сайтына урнаштырдык. Сыерның тиз арада табылуына бәлки бу да ярдәм иткәндер. Иртән узып баручы балыкчылар тимер юл буендагы агачлыкта бәйләнгән сыер күреп алалар. Кемдер алдына кукуруз да салып куйган, диләр. Малкайны машинага салып алып килгән булырга тиешләр. Салганда, төшергәндә аяклары сыдырылган.

    Каракларның ниятен фаразларга гына кала. Һәм элегрәк булган шуңа охшаш хәл искә төште.

    Бер елны Үрнәк бистәсендә яшәүче кешенең аркандагы сыеры югала. Бөтен авыл белән эзлиләр моны. Хайван дигән җан иясенең янәшәдәге урманга кереп китү ихтималын да исәптә тоталар. Сыер малы урманны бигрәк тә үз итә. Районда аучылыкны алып баручы булып эшләгән Миңһаҗ абыйның ноябрь аенда урманда сыер табулары турында сөйләгәне булды. Гөберчәктә яшәүче егерь Гыйлемхан абый белән поши ауларга чыга болар. Йөри торгач Гыйлемхан абый каршында бер кар өеме торып баса. Башта поши дип уйлап атмакчы була бу. Тик, кар коелып төшкәч, гап-гади сыерны күреп  бик гаҗәпләнә. Чыкмаган җаны гына бар ди, ачлыктан сөяк белән тирегә генә калган, бичара. Ферма көтүеннән аерылып калган да, чыга алмаган.  Колхоз малын кем эзләп йөрсен инде.

    Ә Үрнәктә югалган сыер аерым кешенеке, аның хуҗасы бар. Беренче көн эзләү нәтиҗә бирми. Икенче көнне урман эченнән табалар үзен, тик ул үз иреге белән кермәгән, агачка бәйләп куйганнар. Участок инспекторы да бик принципиаль кеше булып чыга. Югыйсә, хуҗасына сыерың табылды, ал да кайт, дип нокта куярга да мөмкин булыр иде. Инспектор сыерның юкка гына бәйләп куелмаганлыгын чамалый. Хуҗа кеше белән урманда засада оештыра болар. Кич караңгы төшә башлагач сыер бәйләнгән урынга өч ир килеп керә. Кулларында озын пычаклар. “Болар бетерә безне, ичмасам  пистолетыңны чыгар!” – ди коты алынган хуҗа. Әмма инспекторның коралы юк. Шулай да: “Кулларыгызны күтәрегез, җиргә ятыгыз, югыйсә атам!” – дип кычкырып яшеренгән җиреннән кинәт килеп чыга. Каракларның да үләсе килми, боерыкны үтәп җиргә сузылып ятарга мәҗбүр булалар.

    Реклама

    “Намуслы” караклар да була. Без мәктәптә укыган елларда Сарай-Чокырчада бер хуҗалык сарыгын урлаганнар иде. Еракка алып китеп мәшәкатьләнмәгәннәр – хуҗаның базына алып төшеп  тунаганнар. Тикшерүчеләр дә, пүнәтәйләр дә шуңа гаҗәпләнгән – тире шундый оста итеп туналган, бер генә пычак эзе дә юк икән тиредә. Ул вакытта сугымчылар аз, аларны да шик астына алып милициягә чакыртып йөрделәр әле.

    Күпербаштагы хәлдән көләрлек тә, еларлык та. Көзге якта бер хуҗалыкның тәкәсе югала. Зур авыл, берәрсенә кереп кунгандыр, иртән көтүгә чыгар әле, дип көтәләр. Юкка чыга тәкә. Күпербашта заманында 3–4 тире җыючы бар иде. Хуҗа кеше шыпырт кына шуларны искәртеп куя. Тәкәгә шундый тамга салган идем, тиресен китерми калмаслар, игътибарлырак булыгыз әле, ди. Чынлап та китерә теге тирене. Әрәм итмәгән бит, “намуслы” карак дими ни дисең инде?

    Заманында мал-туар урлап йөргән күрше авыл кешесе олаеп, инде ул шөгылен ташлаган бер кеше әтигә мондый хәл турында сөйләгән. Кара көзнең яңгырлы бер төнендә бер хуҗалыкның абзарына керә болар. Инде эш башлыйбыз гына дигәндә өйнең ишеге ачылган тавыш килә. Караклар чолан астына яшеренә. Әнисе белән кызы йомышларын үтәргә чыккан икән. “Мондый төндә йөргән каракларга Ходай мидәт бирсен!” – ди әнисе.

    – Безне дә кызганучы бар икән дип, бер әйберләренә дә тими чыгып киттек, – ди теге кеше.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: