erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Карантинны бозган өчен җаваплылыкны көчәйтәләр

Дәүләт Думасына коронавирус буенча карантинны бозган өчен җаваплылыкны катгыйландыру турында закон проекты кертелде.

Документ кешеләр күпләп авыруга китергән санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылыкны катгыйландырырга тәкъдим итә. Җәза буларак  500 меңнән алып миллион сумга кадәр штраф, я билгеле бер вазифаларны биләү яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, я булмаса өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Кеше үлеменә яки кешеләр күпләп авыруга китергән закон бозган өчен бер миллион сумнан алып ике миллион сумга кадәр штраф, яки биш елга кадәр һөнәргә хокуктан мәхрүм итү, яки шул ук вакытка ирекләреннән мәхрүм итү тәкъдим ителә.

Кагыйдәләрне үтәмәү ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерә икән, бу җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.

Үлемгә китергән аңлы бозу терроризм, хулиганлык яки диверсия дип квалификацияләнәчәк һәм Җинаять кодексының тиешле маддәләре буенча җәзага тартылачак.

Шулай ук закон проекты икенче укылышка коронавирус турында фейклар тараткан өчен санкцияләр белән тулыландырылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Документны 31 мартта карый башлаячаклар. "Бердәм Русия" фракциясе аны хуплаячагын белдерде.

Чыганак: ria.ru

Фото: мвд.рф

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Karantinni-bozgan-chen-avaplilikni-k-ch-yt-l-r-184515/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дебильный закон.