erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Карап туймаслык

Алиянең осталыгына сокланмый мөмкин түгел.

 “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” дигән район гаилә фестиваль-бәйгесенең чираттагысы Наласада үтте.  Наласа мәдәният йортында Субаш Атыдан Гөлнур һәм Фәрит Вәлиевлар, Түбән Атыдан Язилә һәм Зөлфәт Кадыйровлар, Кушлавычтан Равилә һәм Рүзәл Әюповлар, Орнашбаштан Айгөл һәм Раил Исмәгыйлевлар, Наласадан Алия һәм Рафил Шаһиевлар чыгышларын күзәттек.

Алиянең осталыгына сокланмый мөмкин түгел. Ул бик оста рәссам, алкалар ясый, тегә, бәйли. Үзе дә, Рафил дә җырлыйлар. Балалары да үзләре кебек үк, һәр эшкә куллары бара. Орнашбаштан Раилнең кулыннан килмәгән эше юк, электрик та, механизатор да, ветеринар да ул. Күп итеп терлекләр асрыйлар. Кушлавычтан Әюповлар да мактаулы гаилә. Өч балалары да җырга гашыйк. Әтиләре Рүзәл гармунда оста уйный.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барлык гаилә турында язып бетереп булмый. Алар һәрберсе моңа лаек булса да. Барысы да үзләренең кул эшләрен, гаилә ядкәре итеп саклаган әйберләрен туплап, күргәзмә эшләгәннәр. Карап туярлык түгел.

– Арча Мәдәният йортының икенче катында зур күргәзмә оештырып, бәйгедә катнашучыларның эшләрен тәкъдим итәчәкбез. Гала концертка килгән тамашачылар да алар белән таныша алачак, – диде Айрат Нурьязанов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X