erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Карлыган бәрәңге кабыкларын ярата

Бәрәңге калдыклары - карлыган өчен кирәкле булган крахмалның бай чыганагы. Аның белән тукландырсаң, җиләкләр чия зурлыгы сыман булып үсәчәк.

Шуңа күрә, кагыйдә буларак, бәрәңге кабыгын ташламаска, ә җыеп барып, киптерергә һәм сакларга куярга киңәш ителә.
Сүз уңаеннан, кабыклар батареяда яхшы кибәчәк. Аларны тукыма капчыкларында саклау кулайрак.
Язын һәм җәен корыган бәрәңге сабакларын куаклар астына күмеп барыгыз яки аларны кайнар суга салып төнәтегез, һәм суынган төнәтмәләрне карлыганга сибү өчен кулланыгыз.
Шулай ук, бәрәңге кабыкларын кәбестә һәм кыяр утырткан вакытта, ашлама сыйфатында кулланырга мөмкин. Моның өчен аларны җебетергә һәм боткасыман халәткә китереп вакларга кирәк. Мондый «бәрәңге боткасы»н әзерләп, уңган бакчачылар куак төбенә салалар, аның өстенә җир сибәләр. Аннары шуның өстенә үсентеләр утырталар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/sorau-avap/karlygan-brge-kabyklaryn-yarata

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X