erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Карлыган яфрагы коронавирустан саклый

Карлыган элек электән халыкта да, медицинада да файдалы җимешләрнең берсе. Баксаң, җимешләре генә түгел, яфраклары да авыруларны дәвалауда бик булыша икән. Бигрәк тә хәзер яңа чыгып килә торган яшь яфраклар яхшы.

Кара карлыган яфрагы буыннар һәм бөер авыруларын дәвалауда кулланыла. Яфраклардагы С, К, Р витаминнары салкын тигәндә, подагра, ревматизм, сидек юллары авыруларын кисәтү өчен дә файдалы. Иң мөһиме, карлыган яфрагы витамин җитмәгәндә, иммунитетны ныгыту, вируслы авырулар белән көрәшкәндә алыштыргысыз. Карлыган яфракларын коронавирустан саклану чарасы буларак, организмны ныгыту өчен дә кулланырга була. Дөрес, чама хисен онытмаска кирәк. Артык күп карлыган чәе зыянлы булырга мөмкин, бигрәк тә  аллергияле, тромбофлебит күзәтелгән кешеләргә сак булу сорала.

Карлыган яфрагы белән чәй әзерләү: 
6 кара карлыган яфрагына 250 мл. кайнап чыккан кайнар су саласың. 15 минут сүрән утта кайнатып алсаң да ярый. Чәйне бал, шикәр комы, йә үзен генә дә эчәргә киңәш ителә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/karlygan-yafragy-koronavirustan-saklyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X