erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Картаймасын әле йөрәкләр

“Өлкәннәр – дөнья тормышының бәрәкәте. Шуның өчен аларга хөрмәт күрсәтү – динебезнең нигез ташларыннан санала”

Кайчак өлкәннәрне  шушы ункөнлектә генә хөрмәтлибез кебек тоела. Ә чынлыкта алар көн дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. Гомер буе ару-талуны белми эшләп, лаеклы ялга чыккач та тынгы белмәгән, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы ветераннарыбыз бик күп.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан без яңа сайланып куелган район ветераннар оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллинага берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

 Рәмзия Шәриповнаны без укытучы буларак та, “Үзәк” территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе буларак та яхшы беләбез. ТҖҮне җитәкләгән чордагы эшләре белән дә яхшы таныш. Грандлар отып, шуның акчаларына шәһәрдә өч балалар мәйданчыгы эшләтте, сугыш чорында Арчадагы госпитальдә эшләгән медицина хезмәткәрләре истәлегенә мемориаль такта куйдырды, Арча хастаханәсенең барлык медицина хезмәткәрләренә багышланган фотоальбом эшләтте, Арча район электр челтәренең 60 еллыгы уңаеннан аның элеккеге җитәкчесе Дамир Вахитов белән берлектә китап, Арчадагы беренче мәчетнең 25 еллыгы уңаеннан Зәбидә Шакирова белән китап чыгарды һәм башкалар. Хәзер ул район ветераннар оешмасын җитәкли.

– Реваль Мохтаров, Алексей Захаров, Илдус Сәгъдиев, Альберт Җамалиев, Наил Габдрахманов бу эшне матур гына алып бардылар. Башта оешма Кукмара районы белән бергә иде, Илдус Сәгъдиев Арчаны аерым оешма итте. Бүгенге көндә районда 16550 пенсионер, 2700 инвалид, 17 сугыш, 381 тыл, 279 сугышчан хәрәкәтләр ветераннары бар. Һәр оешмадагы, җирлектәге рәисләр белән тыгыз элемтәдә торып эшлибез, – диде Рәмзия Шәриповна.

– Сезнең эшнең максаты нәрсәдә?

– Һәр пенсионер лаеклы ялга чыккач мин берүзем калдым, хәзер беркемгә дә кирәгем юк, дип утырмасын иде. Мирасыбыз бик зур бит. Заманында районда нинди зур оешмалар бар иде. Шуларның пенсионерлары үзләре, эшләре турында материаллар тупласалар, бик рәхмәтле булыр идек. Үзләре турында шулай истәлекләр дә калдыралар, район тарихы да баетыла. Мәсәлән, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты (КБО) буенча материалларны һәр өйгә барып Әминә Гаффарова җыя. “АТП” оешмасында бик бай музей ясаганнар. Үзләренең шәҗәрәләрен төзергә була. Бу эштә Венера Шәфигуллина ярдәм күрсәтә ала. Аңа китапханә, минем аша элемтәгә чыгарга мөмкин. Авыллар тарихы турында материаллар җыябыз. Өлкәннәребезнең ярдәме бик урынлы булыр иде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Тик бу эшләрне бөтен кеше дә башкара алмый бит...

– Бу бер өлкә генә. Берничә төрле юнәлештә “Өченче буын университеты” эшләп килә. Өлкәннәр анда бик яратып йөри. “Каурый каләм” иҗади берләшмәсендә шигърият, әдәбият сөюче өлкәннәребез бар. Кайбер ветераннарыбызның китаплары да басылып чыкты. Үзешчән сәнгатьтә шөгыльләнергә була. Арчада, Ташкичү, Шурада ветераннар катнашындагы ансамбльләр районда гына түгел, республикада да танылырга өлгерделәр. “Балкыш” республика фестивалендә дә уңышлы чыгыш ясыйлар. Теләге булганнар үзләрен шул өлкәдә сынап карый ала.

– Әле күптән түгел генә экскурсиядә булып кайттыгыз.

– Әйе, экскурсияләрне даими оештырып торабыз. Алабуга, Биләр, Болгарда булдык. Театрга ике айга бер бара идек. Бәйрәмнәрне бергә билгеләп үтәбез. Башка районнар белән дә элемтә урнаштыруны дәвам итәргә уйлыйбыз. Район башлыгы Илшат Нуриев һәрчак ярдәм итәргә әзер тора. Аннан ветераннар оешмасы Арча ЗАГСы белән тыгыз элемтәдә тора. 30, 40, 50, 60 ел яшәүче парларны чакырып, истәлекле кичәләр үткәрелә. Кул эшләре белән шөгыльләнүче ветераннарыбыз да күп. Аларның эшләрен туплап, ярминкә оештырасы килә. Осталык дәресләре дә эшләп була.

– Спорт белән шөгыль-ләнүче өлкәннәребез дә бар бит.

– Әйе. Ветераннар арасында оештырылган республика ярышларында җиңүләр дә яулыйлар. Район ярышларында актив катнашалар. Бассейнда йөзәргә өйрәтү буенча махсус төркем оеша. Йога, скандинавия йөрүе буенча дәресләр бара. Теләге булган һәр кеше үзен спортта сынап карый ала. Без әле булдырабыз, дип гөрләтеп яшәргә кирәк. Маңгайга сырлар кунганга карап кына йөрәкләр картаймасын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X