erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Картлык шатлык түгел, беләмен, тик шулай да...”

22 февраль көнне Арча Мәдәният йортында зур чара үтте. Аның Ватанны саклаучылар көне алдыннан оештырылуы юкка гына түгел. “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” дип аталган район бәйгесенең финалы иде бу. Һәм анда бәйгедә катнашып, үзләрен һәр яктан чын үрнәк итеп күрсәткән 50 ир-ат чакырылды.

  Мондый чаралар район халкы өчен яңалык түгел, ул бишенче ел рәттән уза инде. Төп йорт киленен дә, авыл күрке булган яшь гаиләләрне дә, ир-ат солтаннарын да, гаҗәеп әбиләрне дә билгеләдек. Монысында инде ничә яшьтә булуларына карамастан, яшәү дәрте янып торган ир-егетләр үзара көч сынашты.

Авыл җирлекләрендә үткән бәйгеләрнең кайберләрендә катнашырга туры килде. Чыннан да, сокландырды безне супер-бабайларыбыз. Алар нинди генә эшләр башкармый – исең китәрлек. Шул ук вакытта җырга-биюгә да осталар, дәртләнеп гармуннарда да уйныйлар, сәхнәләрдән төшмиләр.

– Мин Арча ягын менә шундый кешеләре булган өчен дә яратам. Мин үзем дә дүрт тапкыр бабай. Бабай булгач, безнең яңа сулыш ачыла икән, – диде “Безнең гәҗит” газетасы мөхәррире, якташыбыз Илфат Фәйзрахманов.

Шулай ук ир-егетләребезне район мәдәният идарәсе җитәкчесе Алинә Мөхәммәтшина тәбрикләде. Алар барлык бәйгедә катнашучыларга да акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Иң кызыгы, “безгә картлык шатлык ул” дип үзләреннән яшьрәкләр белән көч сынашучылар да бар. Мәсәлән, иң өлкән катнашучыга 91 яшь. Кайбер яшьләр сәхнәгә чыгарга куркып торганда, Носыдан Габделбарый Мортазин, Кызылъярдан Фирдинат Шәрипов, Арчадан Әнәс Гыйлаҗев, Кушлавычтан Әлтаф Мөхетдинов, Иске Чүриледән Анатолий Козин, Ашабаштан Рәшит Әсхәдуллин, Сөрдедән Ринат Хафизов, Орнашбаштан Мөнир Касыймов исләре дә китмичә, рәхәтләнеп, күкрәк киереп чыгыш ясадылар. Утны-суны кичкән кешеләр икәнлекләре күренеп тора.

Әнәс Гыйлаҗев әнә ничек матур итеп үзе белән таныштырды. Бөтен гаиләсе – балалары, оныклары, оныкчыклары аңа ярдәмгә килгән. Берсеннән-берсе осталар, әти-бабайларына ошаганнар.

– Әнәс абый икенче һәм өченче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән кеше, – диде район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов өлкәннәргә бүләк тапшырып. – Бәйгедә катнашучылар арасында авылдашларым, чордашларым, укучыларым булуы минем өчен аеруча шатлыклы.

Бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгелләрен тамашачы түземсезлек белән көтте. Бәйге булгач, дипломантлар, лауреатлар да булырга тиеш бит. Ир-егетләрнең бөтенесе дә бу исемгә лаек, әмма...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ниһаять, дипломантлар билгеле булды. Менә алар – Өчиледән Зөфәр Әкъмәлиев, Сикертәннән Мөдәррис Минһаҗев, Айваннан Илнар Юзаев, Кәчедән Рәшид Хәйруллин.

Ә лауреатлар кемнәр соң? Беренче урынны кем яулаган? Казанбаштан күп еллар колхозда эшләгән, бүген насос станциясендә хезмәтен дәвам итүче тынгысыз җан, биш бала атасы Марсель Рәхимовны сәхнәгә чакырдылар. Ул өченче урында. Икенче урын Кышкардан Фарух Хәйретдиновныкы. Ул да колхозда 35 ел тракторда эшләгән, “Районның иң яхшы тракторчысы” булган кеше. Әмма ул 70 төрле һөнәр иясе икән бит. Кичләрен утырып хатыны Гөлнәзирә белән йон эрли, себеркеләр бәйли, туган авылының тарихы белән дә ныклап кызыксына.

Беренче урын Пөшәңгәрдән Әхтәм Шәвәлиевка бирелде. Ул 43 ел стажлы “Татарстанның атказанган механизаторы”. Моннан тыш, Әхтәм Шәвәлиев егермедән артык җайланма – тавык йолку, камыр басу, камыр җәю җайланмалары һәм башкалар – уйлап тапкан.

“Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” район бәйгесе җиңүчеләрен район башлыгы Илшат Нуриев котлады һәм аларга 6, 8, 10 мең сумлык сертификатлар тапшырды, соныннан барлык ир солтаннары, супер бабайлар белән фоторәсемгә төште.

Чара концерт номерлары белән аралаштырып барылды. Бәйгедә катнашкан ир-егетләребез дә чыгыш ясады. Татарстанның халык артисты якташыбыз Рөстәм Закиров тамашачыларга яраткан җырларын бүләк итте.

Гөлсинә Зәкиева

                                                                                                                                                                                                                                

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X