erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Карый белегез!

Безгә редакциягә шалтыратып үз фикерләрен әйтәләр.

--Рәшидә апагыз булам, дип шалтыратты бер апа. -- Минем киңәшләремне башкаларга да җиткерегез әле! Бройлерлар асрыйбыз без. Ел да әйбәт була. Бервакытта да үсмәде, начар булды, дип зарланганыбыз булмады. Ел да менә дигән бройлерлар суябыз. Карый белергә кирәк. Алайса, быел фәләннеке начар булды, киләсе елга Сабага барып алабыз, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Игътибар булмаса, тиешенчә карамасаң, хет Әмрикәгә барып ал -- начар була. Мин бройлерларга кибеттән эремчек суларына кадәр алып эчертәм, арзанлы балыкка кадәр алып ашатам. Үләннән өзмим. Бәрәңге пешереп, бөртекне кайнар су белән пешекләп бирәм. Алларында корысы да, вак таш та тора. Гөрләп үсәләр. Итләре ашап туймаслык була. Без бер елны да сайламыйбыз, кемдә бар -- шулардан бройлер алабыз. Һәм үкенмибез. Каз, үрдәк белән дә шулай. Әллә каян алып кайткан булалар. Үзебездә дә бар ич алар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X