Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кашаф бураннары халык теленә әнә шулай кереп калган

    Газетабызның 22 гыйнвар санындагы сәхифәдә буранда адашып үлгән Кашаф абыйны искә алган идем. Арча станциясендә яшәүче Вәкил Сөнгатов: “Кашаф абый безнең Күпербаш авылыныкы булган, бездән ерак түгел генә аның оныгы Нариман абый яши. Кирәк булса телефон номерларын ачыклап җибәрә алам”, – дип шалтыратты.

    Газета укучыбыз сүзендә торды. Ул биргән номерны җыйдым, телефонны Нариман абыйның хатыны Кәүсәрия апа алды. Кызганыч, Нариман абый авырып тора икән. Кәүсәрия  апа әйтүенчә, Кашаф абый ат белән март аенда Теләчегә базарга барган булган. Бу көнне бик көчле буран чыккан, Кашаф абыйның аты  кайткан, үзе юк... Икенче көннеме, өшегән гәүдәсен табып алганнар. Кашаф бураннары халык теленә әнә шулай кереп калган.

    Кашаф абыйның әтисе Миннегали абый Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. “Кашаф абыйның хатыны Минҗамал апа бездә яшәде, яше 100дән артып вафат булды”, – диде Кәүсәрия апа.

    Кышкы озын кичләрдә мин яраткан язучым Мөхәммәт Мәһдиевнең китапларын кулга алам. “1949 елның кышы булса кирәк, апа ун чакрым ераклыктагы Курса авылында мәктәптә эшли иде. Ялга кайткач әни, гадәт буенча, аңа атналык ризык төйнәп җибәргән: каз ите, май, суган, токмач... Апа дүшәмбе көн иртән буранда юлга чыккан, әни, аны озаткач, чәй эчеп утырган. Шунда кичә генә күрше хатыннан сатып алган майдан пыяла кисәге чыккан. Әни шөбһәгә төшкән: ике йомарлам майның берсен ул апага биреп җибәргән булган. Шуннан... Апа сөйли:

    – Буранда арып-талып ун чакрым килдем. Декабрьнең кыска көне. Иртәнге караңгыда әйберемне квартирага куйдым да мәктәпкә йөгердем. Беренче дәреснең уртасында класс ишеген берәү кага. Барып ачсам – әни. Бөтен киемен кар сырган, үзенең сулышы капкан.

    – Ни булды? – дим калтырап.

    – Балам, балам, – ди әни ашыгып, – теге йомарлам майны ашама! Эченнән пыяла чыкты. Шуны әйтергә килдем.

    Дәресне өзеп озак сөйләшергә минем батырлыгым җитмәде. Әни дә моны аңлый иде һәм ул чыгып та китте.

    – Ишетсен колагың! Ашыйсы булма! – диде.

    Тышта декабрь бураны котыра иде.

    Реклама

    Моны язганда мин уйлап утырам, әни бары тик аналар  гына булдыра ала торган, алар өчен гадәти бер батырлык эшләгән. Андый батырлыкларның күпмесен без белми калганбыздыр!”

    “Торналар төшкән җирдә”, 1979 ел

    Мин буранлы көннәрдә 20 километр кар ерып барган ананы күз алдына китерәм дә, йөрәк сыкрап куя, күзләр яшьләнә...

    Әниләр дигәч, әтиләрне дә онытмыйк инде.

    Минем сигезенче сыйныфта укыган вакыт дип хәтерлим, әти белән өй бурасына дип урман кисәргә киттек. Безгә ярдәмгә Казаклар авылында туган, күрше Сарай-Чокырча авылында яшәүче Тимершәех абый да барды.

    Ул елларда урманчылар урман эчендәге кардоннарда яшиләр иде әле. Урманчы Фәүхетдин абый без кисәргә тиешле агачларны күрсәтеп бирде.

    Юан-юан чыршыларны кул пычкысы белән кисәбез. Әти егылган агачларның ботакларын чаба. Кул пычкысы белән урман кисү – үзе бер җәза кебек. Эшләп арыгач ял итәргә утырдык. Әти белән Тимершәех абый тәмәке тарта. Тик утырганчы мин ботак чаба торырга булдым. Юан агачның ботаклары да юан инде, чыршыныкы тиз генә бирешми. Бер чабам – юк, ике чабам – юк, өченче селтәнүемдә ботак та оча, балта да минем тезгә килеп кунды. Карыйм, чалбар киселгән, эчтән сөяк күренеп тора, курыккангамы, әлегә кан күренми. Озак көттермәде, гөжелдәп кан китте. Мине күзәтеп торган әти дә килеп җитте.

    Агач кисү онытылды, кан агу туктасын өчен юкә  кабыгы белән ботны бәйләп куйдылар. Арбага утырып Тимершәех абыйның туган авылы Казакларга кайттык. Бу авыл урманга якын. Төне буе йокы кермәде. Әти “шикәр канны күбәйтә” дип, төне буе шикәр ташыды.

    (Дәвамы бар).

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: