erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Касса кулланмасаң – сезгә киләбез!

Әңгәмәдәш – Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.

Мөнир Әмирович, 2019 елның 1 июленнән товарлар белән сәүдә итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар сатып алучылар белән исәп-хисап ясаганда касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә тиеш дип беләбез. Бу закон үтәлеше ничек?

– Россия Федерациясенең контроль-касса техникасын куллану турындагы законның үтәлешен тикшерү өчен проектлар эшләнде. Эшмәкәрләрнең базарда һәм гомуми туклану өлкәсендә касса аппаратларын тиешенчә кулланмау очракларын бетерү буенча эшләнгән проектлар алар. Проектларның максаты – сәүдәне һәм гомуми туклану өлкәсен күләгәдә кала торган акча әйләнешеннән чистарту һәм барлык эшмәкәрләргә дә бертөрле эшчәнлек алып бару шартларын тудыру.

– Ә сез бу проектлар турында эшмәкәрләргә хәбәр иттегезме? Алар бу турыда беләме?

– Әлбәттә. Проектлар старт алуга салымчылар эшмәкәрләргә кулланучылар белән исәп-хисап вакытында, әгәр дә моны закон таләп итә икән,  контроль-касса техникасын куллану кирәклеге турында хәбәр иттеләр. Һәм шулай ук салымчылар базарларда сәүдә объектларындагы әйберләргә исәп-хисап үткәрделәр һәм гомуми тук-лану предприятиеләрендә эшчәнлеккә бәя бирү, кагыйдәләр турында сөй-ләү өчен мәгълүматлар җыйдылар.

– Тикшерүләр кайчан башланды?

– Яз башыннан тармак проектларының контроль өлеше старт алды. Касса аппаратларын кулланырга теләмәүче яки касса аппаратларын кагыйдәләрне бозып кулланучы эшмәкәрләр бар. Бу турыда хәбәрдар булган салым хезмәте хезмәткәрләре, сәүдә һәм гомуми туклану объектларына барып, тикшерүләр үткәрә башладылар.

– Онлайн-кассаны куллану турында ни әйтерсез?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Онлайн-кассаны куллануга күчү ул программалар ярдәмендә дистацион контрольне булдырырга ярдәм итә. Контроль-касса техникасын куллану турындагы законнарны үтәү өчен эшләнә бу. Моннан тыш, контроль-касса техникасын куллану турындагы закон сатып алучыларны намуссыз сатучылардан да яклый. Һәм монда салым хезмәтенә халык контроле ярдәмгә килә. Федераль салым хезмәте махсус мобиль кушымта эшләде. Бу кушымта чекның дөреслеген, сатып алынган әйберләр дөрес теркәлгәнме-юкмы икәнлекне тикшерергә һәм кирәк икән – салым органына шикаять язарга ярдәм итә.

– Ә законны бозучыларга нәрсә каралган?

– Россия Федерациясенең контроль-касса техникасын куллану турындагы законны бозулар административ җаваплылыкка китерә. Бу Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.5 маддәсе нигезендә эшләнә.

– Тикшерүләр нәрсә күрсәтә?

– Татарстан Республикасында меңнән артык закон бозулар ачыкланды. 1 млн. сумнан артык штрафлар салынды. Закон бозучыларга алга таба хаталарын төзәтү өстендә эшләргә кирәк булачак. Моннан тыш кабат-кабат закон бозучы урындагы җаваплы затларга хәтта бер елдан ике елга кадәр эш урыннарыннан азат итү каралган. Ә законда кушканнарны кабат-кабат үтәмәүче шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга эшчәнлекләрен 90 тәүлеккә кадәр туктатып торырга (КоАП 3 бүлек, 14.5 маддә) туры киләчәк. Законнарны белергә һәм үтәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X