erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Каты язылган, мине дә уздырганнар...

Хатлар бүлеге мөхәрриреннән сайтка һәм социаль челтәрләргә күзәтү

 

 

Хатларга күзәтүне язып торабыз. Бу юлы социаль челтәрләрдәге, газетабыз сайтындагы язмаларга карата язылган фикерләргә күз салыйк.

Рәхмәт, сайттагы хәбәрләрне укыгач, язмада күтәрелгән темага үз фикерләрен белдерүчеләргә. Язганнарга битараф калмыйча, актив язучыларыбызны атап үтәбез. Алар: Яңа Кенәрдән Исмәгыйль Мөхәрләмов, Яшел Үзән шәһәреннән Клара Филиппова, Арчадан Рамил Мөхәммәтҗанов, Зөһрә Яруллина, Рәмзия Хәмидуллина, Факия Шәрәфетдинова, Зуля Гарипова, Зөлфия Галәветдинова...

Кайбер кызыклы фикерләрне газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. Яңа Кенәрдән Исмәгыйль Мөхәрләмов үзен дулкынландырган язмаларга дәшми кала алмый. Әле яңа гына Арчада “Идарәче компания” җитәкчесе Илдус Әһлиевның юбилее уңаеннан әзерләнгән мәкаләне укыгач, Исмәгыйль Мөхәрләмов: “Ике генә көн булса да, юбиляр Илдус Котдусович белән бер палатада бергә сөйләшеп яттык, – дип язды. – Күңелгә ятышлы кеше. Акыллы икәне күзенә чыккан. Ул санап киткән җитәкчеләр белән эшләве җиңел булмагандыр. Сез эшләгән җитәкчеләрдән Алмас Әминович белән бер тапкыр да очрашмасам да, эше күренеп тора, алабуталы Арчадан шәһәр ясады ул, Яңа Кенәрдәге алама мәктәпне сүттереп, институт ясарлык мәктәпле итте бит. Алмас Әминович арчаларны, арт якларына тибеп, коммунизмга кертте, монда юбилярның да өлеше булган икән...”. Исмәгыйль әфәнде “7 сентябрьдә Президент Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды” дигән язмага да дәшми кала алмады: “...Яңа Кенәргә дә кереп чыкмаган шунда... Яңа Кенәрне комплекслы социаль-экономик үсеш планына кертәсе иде. Спорткомплекс кирәк, бассейн, музыкаль мәктәп кирәк, юллар, күперләр кирәк, бигрәк тә Комсомол урамына чыга торганы...”. Сайтта урнаштырылган бер дин әһеленең Коръән ашын уздыру тәртибе турындагы чыгышына да “Вәгазьләре сыек, ышандырырлык түгел”, – дип әйтергә җөрьәт итте ул. “Арча үзәк хастаханәсенә рентген аппараты кайтты” (17 август) дигән язмага да теләкләрен белдерде: “Район хастаханәсе бүлекләренә кайнар су титаннары куярга кирәк”. Шаян сүз остасы, артист Алмаз Хәмзинның “Оп-па, яки “Ике малай чүлмәк ясый. Җитәкчеләр бүләк ала һәм кул чаба...” дигән хикәясен (2 сентябрь) укыгач, Исмәгыйль Мөхәрләмов: “Каты язылган бу... Һәм дөрес, мине дә уздырганнар, молодец...” – дип бәя бирә.

Алга таба күзәтүләребезне дәвам итәбез. Күптән түгел сайтыбызда район Иҗтимагый советының чираттагы утырышы турында язылды. Ә анда Иҗтимагый советның һәр өлкәне контрольлек итүе хакында язылган иде. Кайберәүләрдә: “Бу Иҗтимагый совет белән ничек хәбәрләшеп була?” – дигән сорау туды. Кызыксынучыларга телефоны: 89370099570.

Юл-транспорт фаҗигаләре турындагы хәбәрләргә дә бик борчылып язалар. “Нигә бу машина йөртүчеләр каршы як полосага чыгалар?! Күзләре күрмиме әллә аларның! Нигә ашыгырга?! Руль артына машина йөртә белмәгәннәрне утырт-маска кирәк! Күпме кеше әрәм була бит! Бик кызганыч, йөрәк әрни...”.

Икесе дә шундый матурлар, әкияттәге сыман

Яңа гына районда бөҗәк тешләүдән ике кешенең гомере өзелүе турында язылды. Сайттан шушы мәкаләне укыгач, Гөлнара Арсайкина–Шәйхетдинова күңелне кузгата торган язма юллады. “Бик тәртипле, акыллы гаилә, әбием ягыннан каршы күршеләр, – дип яза ул Пүчинкә-Поникта шөпшә өере һөҗүм итүдән мәрхүм булган Фидаилнең әти-әнисе, туганнары турында. –  Фидаил мин кечкенә вакытта армиядән кайткан егет иде. Кап-кара чәчле, шомырт күзле, ап-ак тешләре ялтырап тора. Чибәр иде, күз явын алырдай, искиткеч. Мин икенче авылда үстем. Алар безгә клубка киләләр иде. Безнең күршебезгә кунакка кайта торган Казан кызы Миләүшә апа янына килгәч, мин качып кына чыгып карап тора идем. Икесе дә шундый матурлар иде, әкияттәге сыман. Мине күреп алып чакырып китереп виктория ашатканнарын хәтерлим. Нәни идем әле ул чакта. Сүзләрем дога булсын, әллә каян күреп исәнләшә иде, ачык күңелле, ярдәмчел кеше иде”. Килешерсез, Гөлнара матур язма юллаган. Гөлнара, без сезне газета белән хезмәттәшлек итәргә дәшәбез, теләсә кайсы темага безгә хатлар яза аласыз. Газета укучыларыбыз сезнең хатларны рәхәтләнеп укыр иде.

Газетабызның 9 сентябрь санында Яңа Кенәрдән озак еллар газ хезмәткәре булып эшләгән, умартачы Даяр Хөсәенов турында язма басылып чыкты. Шул вакытта сайтка да урнаштырылды ул. Язманы укыгач, Минсара Сәгыйтова болай дип язды: “Даярның әтисе Зөлкәрәм Шурабашта минем әниемнең әнисендә Фәрбизә әбиемдә фатирда торды. Әби гел сагынып, яхшы кеше итеп искә ала иде аны”. Бу юлларны укыгач мәкалә герое Даяр Хөсәенов: “Фәрбизә апаны бик яхшы хәтерлим, – дип язды. – Кечкенә чакта каникулларда ел саен Шурабашка бара идем. Фәрбизә апа йорты янында бик тәмле эре кара шомырт агачы бар иде. Кичен тыкрык янына яшьләр җыела иде...”. Кадерия Садыйкова Даяр гаиләсе турында: “Бик зур хөрмәткә лаеклы гаилә”, – дип яза.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бик молодец кеше, Вәгыйз абый!

Әйе, сайт ул бер-берең белән аралашу, сөйләшү урыны да. Юбилярлар турындагы язмаларны укыгач, якыннары, танышлары котлый башлый. Язмадагы героебыз тагын да ачыла төшә... Арчада яшәүче ветеран Бибигайшә апа Якупова турында мәкалә урнаштырылгач, Арчадан Зөлфия Галәветдинова: “Гайшә апа, молодец,  оптимист кеше ул. Чабата киеп сәхнәдә биеп, театр уйнап йөрде. Бөтен Арча халкы соклана аңа, озын гомер, сәламәтлек бирсен ходай!!!”, – дип язды. Зөлфия Галәветдинова “Безнекеләр гармунчылар парадында” дигән язмага да (10 сентябрь) үз фикерен белдерә. Казанда гармунчылар парадында катнашкан Чиканастан Вәгыйз Әһлиулин турында яза: “Вәгыйз Әһлиуллин бик талантлы кеше. Кайчан чакырсаң да, каршы килми, гади генә җавап бирә. Бик күңелле итеп үткәрә мәҗлесләрне, бик молодец кеше Вәгыйз абый, без сиңа бик рәхмәтле”.

Әлифба музее җитәкчесе Дамир Таҗиев Арча педагогика көллиятендә математика укыткан Шәүкәт Шәмиевның 100 еллыгы уңаеннан мәкалә язды. Шул уңайдан Шәүкәт абыйны мактап, сагынып язылган язмалар шактый булды. Гөлсинә Әхмәтҗанова: “Бик әйбәт кеше, гел елмаеп сөйләшер иде”, Гөлнара Фәтхуллина: “Урыны җәннәттә булсын, безнең яраткан укытучыбыз”, Клара Филиппова: “Искиткеч, итагатьле, киң карашлы, көчле математик, көчле шәхес иде”, – дип искә алдылар.

Балаларны өйдәге әни укыта

“Мәктәп укытучыларына аена 100 мең сумнан артык түләнергә тиеш” дигән язма да күпләрне битараф калдырмады. Кайбер фикерләр: “Бирсеннәр, аларга тиештер, дип уйлыйм”, “Укытучы укытмый бит. Балаларны өйдәге әни укыта, укытучы акча ала. Аларга 20 мең дә җиткән...”, “Үзегез барып укытып карамыйсызмы соң, алай белемле булгач”, “Бирсеннәр. Хәзерге балаларга белем биреп карагыз әле, сабырлык телик аларга!”, “100 меңне фермада эшләгәннәргә бирергә кирәк!”, “100 мең сумны күп ди-сез, әйтерсең, бирәчәкләр...”.

“Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 065 сум тәшкил итә” дигән язмага (15 сентябрь)  “Кайсы эштә икән соң бу?”, “Әкият!” – дип яздылар.

“Раил Садриев: “Балабыз булмагач, салкын су белән коендык” язмасына (12 сентябрь) шулай ук битараф калмадылар. “Вәйт җүләр малай, бала  тырышмыйча булмый ул, – дип киңәш бирде берәү. – Салкын су белән теләсә кайсы җүләр коена... Егетләр, булышыгыз инде кем дә булса бу Раилгә”. Сайт әнә шундый фикерләр белән дә кызыклы ул! Ә халык ярата гадилекне. Раил үзе дә чыгышлары белән күңелне кузгата, уйландыра. Сүз уңаеннан әйтеп үтәбез, Татарстанның халык артисты Раил Садриев белән Эльмира ханым өйләнешеп 8 ел көткәннән соң уллары Фәрит туа. Бүген инде уллары Фәрит өйләнгән.

“Яңа Кенәрдән Рафис Аксаков фермер хуҗалыгында шәмәхә төстәге “Надира” сортлы бодай игелә” язмасында (2 сентябрь) бу бодайдан ясалган оннан пешерелгән ипинең сәламәтлекне ныгыту, иммунитетны күтәрү, кайбер авыруларны кисәтү өчен файдасы зурлыгы турында әйтелде. Бу язманы укыгач, “Тырыш кеше инде безнең Рафис Рафаэль улы. Тырыш, бик тырыш”, – дип яздылар. Инзира Камалетдинова: “Бу оннан пешерелгән ипи бик тәмле, яратып ашыйбыз”, Гөлнара Галиуллина: “Безнең кибетләргә дә җибәрегез әле ул ипине” дигән фикер-теләкләр дә булды.

Сайтны укучылар, рәхмәт сезгә! Алга таба да сездән үткен, матур фикерләр көтәбез! Исмәгыйль Мөхәрләмов әйтмешли, каты язылган, мине дә уздырганнар, дип әйтерлек булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Яңа Кырлайда узган ат көне бәйрәмен бик киң итеп,хәрбер ярышны аерым чагылдырып,аңлаешлы итеп язып чыкканыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!

    2
    X