erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кавынны койрыгына карап сайлагыз

Хуш исләре бөркелеп торган тәмле-татлы кавынны кем генә яратмый икән?! Хәер, без аның тәме һәм хуш исенә генә түгел, файдалы үзенчәлекләренә дә мөкиббән. Җимеш ашказаны-эчәкләр эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта, кәефне күтәрә.

Кавын сайлаганда, нәрсәләргә игътибар итәргә соң?

Кабыгының төсе һәм тышкы “кыяфәте”нә. Вак челтәрләр белән капланган ачык сары төстә  ул. Шул ук вакытта челтәрләре дә – саргылт төстә. Тышчасы яшькелтрәк төстә икән, җимеш тулысынча өлгереп җитмәгән, димәк. Тышчасындагы буй-буй буразналар санына игътибар итегез: аларның саны никадәр күбрәк булса, җимеш шуның кадәр татлырак. Кавын тышчасында таплар, ярылган урыннарның бармы-юкмы икәнен карагыз. Таплары җимешнең инде акрынлап яраксызга чыгып баруы турында сөйли. Ярылуы исә – артык өлгерү билгесе: ярыклар аша җимеш йомшагына төрле вируслар, тузан һәм пычрак эләгергә мөмкин.
Тыгызлыгына. Сыйфатлы, әйбәт кавын каты булырга тиеш. Кулга алгач, йомшаграк икәнен тойсагыз, аннан баш тартыгыз. Артык өлгергән һәм әкренләп бозыла башлаган дигән сүз. Шулай ук таш кебек кап-каты җимешкә дә кызыкмау хәерле – аның өлгереп җитмәгәнлеген аңлата бу.
Хуш исенә. Сайлаганда, кавынны иснәп карауның бернинди ояты юк. Нәкъ менә хуш исе аның, чыннан да, бик татлы икәнен күрсәтә.
Койрыгына. Тиешле шартларда өлгереп, үз вакытында җыеп алынган кавынның койрыгы кипкән була. Яшел койрыклысын алырга кирәкми, чөнки мондый төстәге койрык өлгереп җитмәгәнлекне аңлата.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X