erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Кая чабасың, Шәүкәт?” – дип сорыйсы килә.

Иртән машина белән җайлап кына эшкә барам. Тротуар буйлап берәү йөгерә, күптәнге танышым Шәүкәт икән

Көн саен бер үк вакытта очрый бу, җайлы чаба, машинаны да узып киткәли. Туктап: “Кая чабасың, Шәүкәт?” – дип сорыйсы килә.

Беркөнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов: “Бүген Шәүкәт абыйның юбилее, бергә барып килмибезме?” – дип шалтыратты. “Әлбәттә, барам! Аңа бирәсе сорауларым да бар”, – дидем.

Шәүкәт Баһаветди-новны күптәнге танышым, дигән идем. Ул үзе Буа районыннан, безнең районда агрохимик булып эшләде. “Башта авыл хуҗалыгы идарәсендә ике ел орлыкчылык агрономы булып эшләдем, аннан соң 39 ел агрохимик булдым”, – ди югары белемле галим-агроном.

– Химик дигәч химия күз алдына килә. Агрохимикның төп бурычлары нидән гыйбарәт иде?

– Хуҗалыклардагы туфракның уңдырыш-лылыгын билгеләп картограммалар эшләдек. Ул елларда бер гектарга бер тоннага кадәр минераль ашлама кертелә иде. Менә шуларның сакланышын, дөрес кулланылуын контрольдә тоттык.

– Спорт белән дуслык кайчан башланды?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Минем спортчы абыем бар иде, физкультура укытты, аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Тәпи йөри башлаганнан мин аның күнегүләр ясаганына кызыгып, аңа иярергә тырышып үстем. Мәктәптә, техникумда укыганда спортның күп төрләре белән шөгыльләндем, чаңгы буенча район чемпионы булдым.

Нурия ханымга рәхмәт, мул итеп табын әзерләгән, өстәл артына утырырга чакыра. Ә минем Шәүкәттән Арча урамнарында кайчан йөгерә башлавы турында сорыйсым бар.

– Анысы пенсиягә чыккач башланды, – ди ул елмаеп. – Аңа кадәр бу турыда уйларга вакыт булмагандыр инде. Хәзер менә көн саен йөгерәм, яңгыр яуганда яки һава торышы бик начар булганда гына өйдә шөгыльләнәм. Моның өчен бөтен җайланмалар бар.

Ул идәнгә уклау таягы салып шуның өстенә ятты, аны муеннан башлап аякларына кадәр тәгәрәтеп үтте: “Шундый рәхәт процедура бу! – дип, мактап та алды. Аннан урындыкка утырып бау белән төрле күнегүләр ясады. Аягын бауга эләктереп баштүбән асылынып та тора икән әле... 70 яшьлек кеше дип үзе әйтмәсә, кем әйтер аңа!

Көндәлеге дә бар спортчы ветеранның. 2019 елда 808 километр йөгергән, 2020дә – 907. Узган ел чаңгыда – 461, бу сезонда 312 километр узган.

...Нәрсәнедер ачык-ларга кирәк булды да, Шәүкәтнең телефон номерын җыйдым: “Без Ягъфәр абый белән (педагогика көллиятенең элекке физкультура укытучысы Ягъфәр Шәмиев тугызынчы дистәсен вак-лый) чаңгы шууда әле”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X