erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кайчан чәчәргә һәм эшкәртергә? 2021 елга бакчачы календаре

Урамда кыш булса да, бакчачылар «старт сызыгы»на чыгып басарга җыена инде. Кайберәүләр инде баскандадыр. Орлыкны ничек тә иртәрәк чәчеп, иртәрәк мул уңышын да аласы килә бит. Бу календарьны үзегезгә саклап куегыз!

Помидор. Май башында теплицага күчереп утырту өчен орлыкларны февраль ахыры – март башында чәчәбез. Ачык туфракка күчереп утырту өчен – апрель башыннан апрель урталарына кадәр. Помидор ачык туфракка күчереп утыртканчы озын сабаклылары 60–70 көн, кыска сабаклылары 45–50 көн  тәрәзә төбендә үсәргә тиеш.

Татлы борыч. Теплица өчен – 10 февраль тирәсендә, ачык грунт өчен  март башыннан уртасына кадәр чәчәргә мөмкин. Үсенте туфракка күчереп утыртканчы 70–75 көн үсәргә тиеш. Тишелү өчен ун көн чамасы вакыт кирәк.

Баклажан. Теплица өчен февраль уртасыннан март ахырына кадәр чәчәбез. Ачык туфрак өчен – март уртасыннан.

Кәбестә. Апрель аенда теплицаның бер почмагына чәчеп, пакет капларга кирәк. Тишелгәч, өстәмә яктырту таләп ителгәнлектән, өйдә тартмага чәчүдән мәгънә юк. Ник дигәндә, үсентеләр бик тиз озынаеп китәчәк.

Сельдерей. Туфракка күчереп утыртканчы, 70–80 көн үсәргә тиеш. Орлыкларын тирәнгә күммичә генә февраль уртасыннан март башына кадәр чәчәләр.

Берьеллык чәчәкләр. Тизрәк чәчәк атсын өчен петуния, сальвия кебек чәчәкләрне февраль уртасында ук чәчәргә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күпьеллык чәчәкләр. Февраль аенда чәчәргә киңәш ителә. Вак орлыклар туфрак өстенә генә сибелә, эрерәкләре 1–2 мм калынлыкта туфракка күмелә.  Орлык утыртылган савыт, ике атна бүлмәдә тотканнан соң, 3–4  атнага суыткычка куеп торыла. Шуннан яктыга, җылыга урнаштырыла. Мондый тәртип барлык күпьеллык чәчәкләргә кагыла.

Кыяр, карбыз, кавын.

20–30 көнлек үсентене 2–3 чын яфрагы булгач күчерергә кирәк. Орлыкларны аерым савытларга чәчү әйбәт. Юкса үсенте күчереп утыртуны авыр кичерә. Тизрәк тишелсен өчен карбыз орлыкларын берникадәр вакыт дәвамында 50–60 градуслы җылы суга салып торырга кирәк.

 

Шәһри Казан һәм Ватаным Татарстан сайтларыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X