Кайда да тормыш бер
Беркөн редакциягә Норильскидан туган авылы Орнашбашка кайткан Радик Әүхәдиев килеп керде. Эш белән. Әмма аралашырга да өлгердек.
Башка вакытта чираттагы ялларын туган авылында уздыра торган булган. Гадәттә, аларны Радик җәй көнне ала. “Уртанчы энекәшем вафат булды. Бу юлы аны соңгы юлга озатырга кайттым”, – диде ул. Ничек Норильск якларына барып чыгуы, шунда төпләнеп калуы белән кызыксындык.
– Әни укытучы иде. Башлангыч сыйныфларны укытты. Әти 2003 елда ук үлде. Өч бала үстек, – дип башлады ул сүзен. – Утар Аты мәктәбен тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт иттем. Ерак Көнчыгышта. Армиядән кайтуга, 20 яшьтә авыл кызы Гөлнара белән гаилә кордым. Ике бала туды. Арчада милициядә (сак бүлегендә) эшләдем. Көнбатыш бистәсендә йорт сала башладым. 1997-1998 еллар. Ваучерлар заманы. Хезмәт хакы бирмиләр. Шунда туганым үзе янына Норильскига чакырды. 2000 ел иде ул. Тәвәккәлләдем дә киттем.
“Норильск-Никель” заводына шофер булып эшкә урнаша Радик. Башта аэропортта автобуста эшли, аннан самолетларга ягулык илтә. “Норильск ярымутрауда бит. Монда башка бертөрле транспорт та йөрми. Самолет кына. Кибетләргә азык-төлекне дә самолет белән алып киләләр”, – дип аңлатты Радик.
Акча эшлим, йортны төзеп бетерәм, дип сөенеп йөргәндә, ул турыдан газ торбалары үтә, дип инде түбә астындагы гараж, мунчаларын, капка-коймаларын сүттерәләр. Никадәр акча, хезмәт тузан бөртегедәй юкка чыга. Әле йорт төзим, дип тырышса, ул хыялы да бетә. Шулай Норильскида төпләнеп тә кала.
– Улым Руслан Ростовта хезмәт итте. Контракт буенча Сириядә булды. Казанга күчеп кайтты. Хәзер үзәк хәрби комиссариатта эшли. Кызыбыз Камила укый. Хатынның да эше яхшы. Без анда ияләштек инде. Лаеклы ялга чыккач туган якка кайту исәбе бар, анысы, – диде ул.
– Анда мәңгелек туң бит. Бездәге матурлык та юктыр...
– Һәрнәрсәнең үз матурлыгы. Елгалар күп. Балык күп. Енисей елгасы шунда гына. Бөтен җирдә шахталар. Анда Менделеев таблицасында нәрсә бар, бар да чыга. Сентябрь уртасында кар ява, июнь урталарына эри башлый. Дөрес, мәңгелек туң булса да, җир өстенә бераз яшеллек үсәрлек кенә эри, анысы. Әмма бернинди яшелчә, җиләк-җимеш үсми. Бакча булмагач, эш тә юк. Гомуми йортлар гына, шәхси йортлар да юк. Татарлар бик күп. Ә һава температурасына килгәндә... ул кадәр аерма юк. Хәзер менә нәкъ мондагыча. Җәен 30 градус җылыга түзеп булмый. Анда кояш якын. Шуңа 15 градус җылы норма санала.
– Яшелчә, җиләк-җимешне читтән китерәләр инде, алайса?
– Әйе, самолет белән. Нәрсә кирәк, шул бар. Бәяләре генә ике тапкырга артык. Кыяр, помидорның килограммы анда 400 сумнан артык. Хезмәт хакы да кечкенә түгел, 120-130 мең сум. Шунысы бар, юл бушка, җәйге, кышкы эш киемнәрен бушка бирәләр, берәр һөнәр иясе кирәк булып, чакырып алсалар, фатирга да кертеп утырталар. Чираттагы ял өч ай. Юлга акча бирәләр. Үзеңә генә түгел, ун балаң бар икән, унысына да. Сочига, Алтайга 21 көнгә ял итәргә барырга юллама алырга була. Бик аз гына түлисең. Һәм башкалар.
Әнә шулай уңай яклары да, тискәреләре дә бар Норильскидагы тормышның. Һәркайдагыча. Гаиләңдә тынычлыгың булса, эштән курыкмасаң, кайда да тормыш бер – эшләп ашарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев