Арчаның шәрык ягыннан үзәккә кайтып барыш. Машина юлыннан бара башладым бит, әй. Ә кайда соң монда тротуар?
Тротуарны юлны чистартучы трактор кар белән каплап киткән икән. Җәяүлеләр җенләнә. Нинди хәл инде бу, ә, бер юлны чистарта, икенчесен пычрата, дип. Бераздан борылып карадым. Ул тирәгә тарктор килгән иде. Тротуарны чистартырга килгәндер, дип уйладым. шулай гына була күрсен. Юлдан бит балалар да йөри.
Нет комментариев