Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кайгы... Наил Газиз улы Габдрахманов вафат

    Бүген бар кеше, иртәгә юк. Соңгы вакытта кайгылы хәбәрләрне еш  ишетәбез. Габдрахманов Наил Газиз улының вафат булуы турындагы хәбәргә башта ышанасы да килмәде. Әмма якыннары моның дөреслеген расладылар...

     

     

    Наил Газиз улы районда билгеле шәхес иде. Хезмәт юлын гади укытучыдан башлап, ул ВЛКСМ, КПСС райкомнарында  җаваплы урыннарда эшләде. Район мәгариф, мәдәният бүлекләрен җитәкләде. Соңгы елларда район ветераннар советы рәисе иде.

    Ул кайда гына эшләсә дә, хезмәтен зур җаваплылык тоеп башкарды, кешеләр турында кайгыртып яшәде.

    Без мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: