Реклама
Бүлмә температурасындагы 150 гр атланмай, 1 бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч, 200-300 гр тирәсе онны барысын бергә кушып, умач камыры кебек уабыз.
Шуңа 1 йомырка, 2-3 аш кашыгы майонез салып, камыр итеп ясыйбыз, он кирәк булса, кушабыз. Камыр йомшаграк булсын. Табага пергамент кәгазь җәябез дә, әзер камырны куябыз.
Эчлек: өч алманың кабыгын әрчибез һәм эре кыргычтан кырабыз да, тигезләп камыр өстенә җәябез. 200 гр каймакка ярты стакан шикәр комы, ике-өч йомырка салып, яхшылап туглыйбыз һәм алма өстенә салабыз. Алдан кыздырылган мичкә 40-45 минутка пешерергә куябыз.
Гөлнара Тәкиева.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз