erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кайнар урак өсте

Быел игеннәрне урып-җыюга шартлар уңай килмәде, дип берәү дә әйтә алмас.

Әле менә алдагы көннәрдә дә  40 градуска кадәр эсселек булачак, дигән хәбәрләр килеп тора.

“Казанка”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә урак өсте күптән тәмамланды инде. “Ашыт”, “Ташкичү”, “Заря” хуҗалыклары да әйбәт срокларда төгәлли алдылар.

Ә менә “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә игеннәрнең әле яртысы да җыйналмаган. Иң түбән уңыш та шушы хуҗалыкта. Хәзер инде югалтулар да арта барачак.

19 августка район хуҗалык-ларында игеннәрнең 89 проценты җыйнап алынды. Бер гектардан уртача уңыш – 17,2 центнер. “Курса МТСы”  ширкәтендә – 22,6, “Заря”, “Северный”, “Кырлай”, “Ашыт” ширкәтләрендә 22–21,2 центнер туры килә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ун хуҗалыкта көзге культуралар чәчәләр. “Кызыл Яр” ширкәте планны үтәп 460 гектарда арыш чәчте инде. “Курса МТСы”, “Заря”, “Ашыт”, “Казанка” хуҗалыкларында 57–38 процент күләмендә чәчтеләр. Сигез хуҗалык әле чәчүгә керешмәгән.

Барысы 28 процент мәйданда туфрак эшкәртелде. “Курса МТСы”нда – 76, “Казанка”да – 58, “Заря”да  43 процент, “Төрнәле–Пошалым”да – 4,3, “Кишет”тә 1,8 процент кына.

Район буенча бер шартлы терлеккә уртача 14,56 центнер азык берәмлеге әзерләнде. “Ташкичү”дә – 21, “Аю” ширкәтендә 20 центнер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X