erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кайсы илгә ялга курыкмыйча барырга була?

Элекке баш санитар табиб Геннадий Онищенко сәяхәт итү өчен иң хәвефсез илне атады.

Хәзерге вакытта сәяхәт итү өчен иң хәвефсез ил — Кытай. Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, элекке баш санитар табиб Геннадий Онищенко шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

“Анда авыручылар саны башка илләргә караганда иң азы — 1000 кешегә нибары 5,8 кеше туры килә”, — диде ул. Аның сүзләренчә, Һиндстан буенча да шуны ук әйтергә мөмкин, әмма анда бармавың хәерлерәк, чөнки бу илдә сәламәтлек саклау системасы Кытайдагыга караганда начаррак.

Онищенко билгеләвенчә, хәзер Европа илләренә юл ачылды, чираттагы ял вакытында берәр илгә барып кайтырга мөмкин. Шул ук вакытта, табиб һәр илдә авыручылар санына бәйле статистиканы исәпкә алырга кирәклеген ассызыклый.
Фото: postnews24.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Kaysi-ilg-yalga-kurikmiycha-barirga-bula-365210/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X