erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казахстанда Ан-26 самолеты һәлакәткә очраган

Ил башлыгы Касым-Җомарт Токаев мәрхүмнәрнең туганнарының кайгысын уртаклашты.

Казахстанда Ан-26 самолеты һәлакәткә очрады. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, һәлакәт урынында дүрт кеше үлгән, ике кешене хастаханәгә озатканнар. Алма-Атаның сәламәтлек саклау идарәсе мәгълүматларында зыян күрүчеләрне реанимациядә булуы әйтелгән.

Казахстан иминлек комитетының чик буе хезмәтенә караган Ан-26 самолеты Алма-Ата аэропортына төшкәндә һәлакәткә очравы билгеле. Алма-Ата аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бортта алты кеше булган.

Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев Алма-Атада хәрби самолет һәлакәтендә үлүчеләрнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Ул һәлакәт сәбәпләрен тикшерә башларга кушкан. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Алма-Ата аэропортында самолет һәлакәтендә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашам. Зыян күрүчеләрнең тизрәк сәламәтләнүен телим. Мин авиаһәлакәт сәбәпләрен ачыклау эше башларга куштым. Мондый хәлләр кабатланырга тиеш түгел», — дигән Токаев Twitter сәхифәсендә.

Алма-Ата мэры Бакытҗан Сагинтаев Twitter челтәрендә Ан-26 һәлакәте урынына барырга чыкканын хәбәр иткән. Ул: «Тиешле хезмәтләргә фаҗига нәтиҗәләрен бетерүне йөкләдем. Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Зыян күрүчеләргә бөтен кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә», — дигән. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X