erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның 2019 елда күпме акча эшләгәне әйтелде

Татарстанның беренче затлары керемнәр турында хисап тотты.

2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның кереме 8,8 млн сум тәшкил иткән, бер ел элек аның җыелма хезмәт хакы 8,5 млн сум тирәсе булган. Бу хакта ТР Рәсми порталында бастырылган керемнәр турындагы декларациядә әйтелә.

Документларда билгеләп үтелгәнчә, республика җитәкчесенең милектә фатирлары да, җир кишәрлекләре дә, транспорт чаралары да юк. Әмма файдалануда 263 квадрат метрлы торак йорт һәм 414 квадрат метрлы җир участогы бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2019 елда Татарстан Республикасы Президенты республика Премьер-министры Алексей Песошиннан 1 млн сумга диярлек күбрәк акча эшләгән. Песошинның кереме 7,9 млн сум тәшкил иткән. Басылып чыккан декларациядән күренгәнчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгының шулай ук күчемсез милке юк, аның каравы ул «Стингрей» мотор көймәсенә ия. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X