erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казан Сабантуенда 110 меңләп кунакка бер тонна чәк-чәк һәм тонна ярым пылау ашатканнар

Сабантуйга килүчеләрнең 20 процентка якыны республикадан һәм күрше төбәкләрдән килгән кунаклар

Казанда татар халык бәйрәме - Сабан туен билгеләп үттеләр. Быел төп тема - тамырларга кайту, ә программа бәйрәмнең мәгънәсен чагылдырган фольклорга нигезләнгән иде. Чара турында Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләде.

Казанда сабан бәйрәмен берничә мәйданчыкта билгеләп үттеләр. Сабантуйга 110 меңләп кеше килгән иде. «Казан» халыкара ат спорты комплексында 10 мең тамашачы булды, Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка — 49 мең, Дәрвишләр бистәсендәге мәйданга 28 мең, Аккош күле паркына 25 мең кеше килде.

«Сабантуй кунаклары бер тоннага якын чәк-чәк, тонна ярым пылау, 650 кг шашлык, 23 мең порция туңдырма ашадылар, 300 литрдан артык чәй эчтеләр. Ә мәйданда 1,5 меңнән артык артист чыгыш ясады», - диде спикер.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Милли көрәш буенча абсолют батырны билгеләү бәйрәмнең кульминация ноктасы булды. Тынычлык мәйданында Кукмарадан Ринат Дәүләтшин җиңү яулады. Дәрвишләр бистәсендә Казаннан Айрат Фәтхуллин, Аккош күле янындагы мәйданчыгында шулай ук Казаннан Булат Мусин батыр калды. Алар бүләккә бәрән алды, ә Тынычлык бистәсендә квадроцикл да уйнаттылар.

Казан мэры Илсур Метшин Сабантуйга килүчеләрнең 20 процентка якыны республикадан һәм күрше төбәкләрдән килгән кунаклар булуын искәртте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-sabantuenda-110-mennan-artyk-kunak-ber-tonna-cak-cak-ham-tonna-yarym-pylau-asagan-5856246

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X