Казан телебашнясы РТРСның 25 еллыгы уңаеннан бәйрәм яктырткычы кабызачак
Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең юбилее алдыннан Казан телебашнясы Бөтенроссия архитектура-сәнгати яктырту парадына кушылачак һәм якты динамик шоу күрсәтәчәк.
Киләсе атнада, 13 августта, Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре (РТРС) үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу вакыйга уңаеннан бөтен ил буйлап архитектур-сәнгати яктырту парады уза, аңа Казан телебашнясы да кушылачак. Бу хакта ТР Радиотелевизион тапшыру үзәге – РТРС филиалында хәбәр итә.
Телевышканың медиафасадында бәйрәм бизәлешен 20 дән 23 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак. Бу сәгатьләрдә шәһәр халкы һәм башкала кунаклары өчен якты динамик шоу башланачак, ә фасадында «РТРС туган көне белән» һәм «РТРС 25 еллыгы – юбилее белән» дигән котлау сүзләре язылган йөгерек юл трансляцияләнәчәк. Яктырту парады 13 августка кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев