erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанбашта Нәүрүз бәйрәме узды (видео )

Мондагы куренеш искиткеч!

    Нәкъ Пушкинча:кояш нурлары кар бөртекләре остендә уйнап күзне камаштыра, баян телләреннән татар халык моңнары агыла, мәңге яшь, мәңге яшел, күккә ашкан чыршылар яз саен кабатлана торган якты өметлэр уята, яз рухы! Иң мөһиме – балалрның шат авазлары бөтен дөньяга яңгырый сыман. 
Җиз самавырда чәй кайный, газ плитәсе өстендэ чыҗылдаган алтынсыман коймакларнын хуш исе, безнең бабайлар чорындагы икмәк пешкән өйдән таралган кебек, авылның бөтен урамнарын урап ала. 
Бу – Казанбаш узәгендәге Нәүрүз! 
Менэ мәйданга тарафдарлары белән Кыш һәм Яз керә. Мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән һәм Ранил Шакирҗановлар, Рузилә Мәрдәнова әзерләгән мәгънәле сүзле, жырлы – биюле бәхәстә Яз җиңә! Саф җилләре, күңелле мәшәкатьләре, серле өмтләре белән яз килә! Балалар бакчасында әнилэре кебек үк тәмле вак бәлеш пешереп, сабыйларның күңеленэ кергән Алия Эгъзәмова, тыйнак, күркәм холыклы Рузалия Хәйруллина моннан сон да пешергән ризыклары белэн сабан батырларын да, икмэк үстеруче, җыеп алучыларны да шатландырып, республика сәхнәлэрен тоткан Альберт Заһидуллин кебек җырчыларның матур җырлары белән сөендереп, урындагы җитәкчеләр бәйрәмнең иминлеге сагында көнкүрешебезне төрләндереп, авыл томышын жанландырып ихлас хезмәтләрен шушы рәвешле дәвам итеп, яшәешебезгә тагын да ямь өстәсә иде. 
Яңа язлар котлы булсын, райондашлар! 
Чулпан Борханова

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X