erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанда «Арктур» Бөтенроссия бәйгесенең республика этабына йомгак ясадылар

2022 елның 15 декабрендә балаларга өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы буенча «Арктур» республика бәйгесенең финал этабы булды. Татарстан Республикасында әлеге бәйге беренче тапкыр үткәрелә.

Бәйгене оештыручылар - Гомумроссия мәгариф профсоюзының Татарстан республика оешмасы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге.
Бәйге республиканың балаларга өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары, оешма җитәкчеләре, методистлар һәм педагогик хезмәткәрләре арасында үткәрелде.
Бәйгенең максаты - балаларга өстәмә белем бирү системасын саклап калу һәм камилләштерү, педагогларның статусын һәм балаларга өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыручы белем бирү оешмаларының ролен күтәрү.
Арча районыннан бәйгенең төп этабына өч номинациядә узган Арча Укучылар сараеннан 3 педагогик хезмәткәр катнашты:
• “Балаларга өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмасын үстерү программасы " – Гыйниатуллин Руслан Наил улы
• «Балаларга өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмасы җитәкчесе (җитәкчесе урынбасары) – Галәүтдинова Айгөл Габдрафик кызы
• "Өстәмә гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәр» - Сафина Энҗе Нурдилевна

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйгенең финал этабы нәтиҗәләре буенча Руслан Гыйниатуллин һәм Айгөл Галәветдинова 3 нче урынны алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X