erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанда бер ир-ат әтисен үтереп, мәетен келәмгә төргән һәм кровать астына яшергән

31 яшьлек кешегә карата «үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда яшәүче 31 яшьлек ир-ат әтисен үтерә һәм мәетне, келәмгә урап, кровать астына яшерә. Мәетне мәрхүмнең кызы таба. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.
Кичә Әмирхан урамында урнашкан йортларның берсендә күп санлы яралары булган 62 яшьлек ир-атның мәете табылган.

Полицейскийлар мәрхүмне 31 яшьлек улы үтерергә мөмкин дип шикләнә. Тикшерүчеләр версиясе буенча, 5 сентябрьдә әти кеше белән улы арасында низаг чыга. Нәтиҗәдә, улы пычак ала әтисенә берничә тапкыр суга. Шуннан соң ул, мәетне келәмгә төреп, кровать астына яшерә.

Мәетне мәрхүмнең кызы таба. Ул, әтисе элемтәгә чыкмагач, аның хәлен белергә дип килгән була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җинаятьтә гаепләнүчене тоткарладылар. Ул үзенең гаебен таныды. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Якын арада бу ир-атка карата чикләү чарасын сайлаячаклар. 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/10-09-2020/kazanda-ber-ir-at-tisen-terep-m-eten-kel-mg-t-rg-n-m-krovat-astyna-yasherg-n-5770211

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X