Казанда хәл киеренкеләнә (коронавирус буенча соңгы статистика)
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 75 яңа очрагы ачыкланган.
2 очрак - читтән кайтарылган, 73е - контактлы. 15 кеше хастаханәдә, 60 кеше - өйдә дәвалана.
Яшь категориясе буенча иң күп авыру очрагы 30-50 яшьлекләр һәм 60-70яшьлекләр арасында ачыкланган - 23 һәм 21 очрак.
Казанда соңгы тәүлектә 47 коронавирус белән авыручы теркәлгән. Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзәндә - 4әр, Биектауда - 3, Алексеевск, Югары Ослан, Балык Бистәсендә - 2шәр, Аксубай, Бөгелмә, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслимдә - 1 әр очрак.
22 ноябрьгә Татарстанда барлыгы 9700 СOVID-19 очрагы теркәлгән.
8464 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән соңгы тәүлектә 43 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев