erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Татарстан данын кемнәр яклар?

Кызыклы сорау.

5-6 декабрь көннәрендә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясендә үткәрелер дип көтелә. Россия чемпионатында Татарстан данын кемнәр яклаячак?

Быелның көз айларынңа, пандемия сәбәпле, Татарстанда көрәш буенча бер генә рәсми ярыш та узмады. Шул уңайдан сорау туа: Россия чемпионатында Татарстан данын кемнәр яклаячак?

Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин сүзләренә караганда, җитәкчелек шундый нәтиҗәгә килгән: Россия чемпионатына узган ел Татарстан чемпионатын һәм быел муса Җәлил турниры откан егетләр барачак. Әйтик, бер көрәшче ике ярышта да җиңгән икән, димәк, ул беренче номерлы көрәшче һәм ил чемпионатында республика данын ул яклаячак. Әгәр дә ике ярышта бер авырлыкта ике көрәшче откан икән, димәк, алар арасында беренче номерлы көрәшче сайлап алыначак. Кем җиңә - шул чемпионатка бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ниндидер сәбәпләр аркасында, Россия чемпионаты узуына да киртәләр тумасын иде инде. Татарстанның 2019 елгы чемпионнары: Раббани Нургалиев (Вахитов районы), Искәндәр Мортазин (Әлмәт), Динар Кәримуллин (Теләче), Рамил Синәкәев (Әлмәт), Ренас Кәлимуллин (Теләче), Нәфис Галиев (Кукмара), Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин), Раил Нургалиев (Биектау), Муса Галләмов (Теләче), Фәрхәт Фәйзуллин (Питрәч).

Муса Җәлил истәлегенә уздырылган бәйгенең 2020 елдагы батырлары: Ришат Исхаков (Чаллы), Илнар Закиров (Алексеевск), Динар Кәримуллин (Теләче), Артур Зөлкәрнәев (Теләче), Ренас Кәлимуллин (Теләче), Ранис Галимуллин (Теләче), Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин районы), Раил Нургалиев (Биектау), Муса Галләмов (Теләче), Сергей Павлик (Зәй

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/sport/krsh-buencha-rossiya-chempionaty-uzachak-tatarstan-danyn-kemnr-yaklar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X