erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанда мәктәп балаларын атып үтергән егет корал сатып алган мизгел видеосы чыкты

Илназ Галәвиев мылтыкны Йошкар-Оладагы кибеттән ала.

Казанның 175 нче мәктәбендә атыш оештырып, тугыз кешене корбан иткән Илназ Галәвиев корал сатып алган вакытта төшерелгән видеоны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

11 майда мәктәпкә һөҗүм нәтиҗәсендә җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды. Тагын 23 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Зыян күрүчеләрнең күбесе авыр хәлдә.

19 яшьлек Илназ быел 16 апрельдә Йошкар-Ола шәһәрендәге корал кибетеннән Hatsan ESCORT мылтыгын сатып ала. Аның корал йөртү өчен лицензиясе була, ул быел 14 апрельдә бирелгән һәм 2021 елның 14 октябренә кадәр гамәлдә була., дип яза РИА Новости.

Видео Илназның документлар рәсмиләштерүе, акча түләве күренә.


Кичә Казанның Совет районы судында кичә Казан мәктәбендә атыш оештырган 19 яшьлек Илназ Галәвиевка җәза чарасы сайланды.

Суд залына күмәк үтерүдә гаепләнүче ныклы адымнар белән керде, матбугат һәм закон вәкилләреннән битен яшермәде. Журналистларның ул үз гаебен таныймы яки үзен Аллаһ дип саныймы дигән сорауларын, игътибарсыз калдырды, шул ук вакытта үзен тыныч тота. Массакүләм мәгълүмат чараларының кайбер вәкилләренә хәтта Галәвиев битлек астыннан елмая кебек тоелды. Ә менә судьяның сорауларына кыска һәм төгәл җавап бирде. Аннан, тикшерү тәкъдим иткән җәза чарасына каршы килмисенме, дип сорагач, Галәвиев барысына да риза, дип җавап бирде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тикшерүче эш материалларын укый башлады, ачыкланганча, гаепләнүче ким дигәндә 17 тапкыр аткан.

Судья киңәшмә бүлмәсенә кереп китте, ләкин берничә минуттан кире чыктыы. Суд карары белән Галәвиев ике айга тикшерү изоляторына җибәрелде, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Интертат

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X