erid:2VtzquqpS7d
Казанда Тукай филармониясе залында Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар
Арча яңалыклары

Казанда Тукай филармониясе залында Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар

Хәмдүнә Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме тапшырылды

Бүген Казанда Тукай филармониясе залында Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме бирелде.

«Хәмдүнә апа Башкортстан Республикасы Борай районында туып, 44 ел Татарстанда яши. Дөньяда яшәгән татар һәм башкорт халкы арасында үзенең җыры, моңы белән танылды. Аны Башкортстан халкы да ярата, чөнки аның гастрольләре гел булып торды. Бик авыр кайгы, югалту бу. Февральдә РБ җитәкчесе аңа Башкортстанның халык артисты исемен бирү указына кул куйган иде. Әмма коронавирус сәбәпле, әлеге исемне аңа бирә алмадык, ләкин бүген әлеге зур лаеклы бүләкне аңа тапшырабыз», — диде Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Рәнис Алтынбаев.

Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/culture/15-09-2020/h-md-n-timergalievaga-vafatynnan-so-bashkortstanny-halyk-artisty-iseme-tapshyryldy-5771549

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре хәмдүнә тимергалиева

Нет комментариев