erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанга кем бара?

Кызыклы образлар булды.

Алтынчы мәктәптә КВН гөрләде. Ул уен соңгы елларда Арчада бик популярлашып китте. Республикакүләм КВН ярышларында катнашып, җиңү яулаучыларыбыз да бар. Быел гына да педагогика көллиятеннән "Алсу" КВН командасы чемпион исемен алып кайтты.

Беркөнне яңадан КВН республика уенына сайлап алу туры үткәрелде. Анда Арча агросәнәгать көллиятеннән "Үрнәк", мәдәният идарәсеннән "Чара", мәгариф идарәсеннән "Илһам", педагогика көллиятеннән "Арча кызлары", Татарочкалар", "Патшабикә" командалары көч сынашты.

Кызлар һәм егетләргә өйрәнү өчен бары бер көн бирелгән. Шул вакыт эчендә алар сценарий төзеп, миниатюралар уйлап табып, ятлап, сәхнәдә күрсәтерлек итеп эшләргә дә тиеш. Сүз дә юк, бик аз вакыт һәм ул чыгышларда бик нык күзгә ташланды. 

Кайчандыр үзебез КВНнарда катнашып йөргән идек. Хәзер эстафетаны яшьләргә бирдек. Ә без шулар арасыннан талантлыларны барларга тиеш, диде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов. Бүген чыгыш ясаган кайсыдыр команда шаккатырды, дип әйтә алмыйм. Әмма кызыклы образлар булды.

Казанга кайсы команда барачак? Бу уенда алдагы елдагыча чыгышларына карап командаларга урыннар бирелмәде, ә иң яхшы команда сайлап алынды. Кайсысы, дисезме? Жюри әгъзалары “Арча кызлары” һәм “Татарочкалар” командаларыннан биш кешелек җыелма команда тупларга, дигән уртак фикергә килде. Уңышлар телибез.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлсинә Зәкиева

 

      

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X