erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Казанка” – беренче!

Җиңүчеләр билгеләнде.

Соңгы вакытта бу сүзләрне еш язарга туры килә. “Казанка” ширкәте чәчүне беренче булып төгәлләде, иң алдан уракны тәмамлады, элеваторга беренче булып яңа уңыш ашлыгын тапшырды...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов та бу хуҗалыкта эшнең торышына югары бәя бирде.

Министр урынбасары җитәкчелегендәге комиссия һәр хуҗалыкта булып, конкурс шартларының үтәлешен карады, җиңүчеләрне билгеләде.

“Северный” һәм “Яңарыш” ширкәтләренә – икенче, “Тукай”, “Заря”, “Курса МТСы” хуҗалыкларына өченче урын бирелде. Әлеге хуҗалыкларда техникага караш яхшы, баш инженерлар Самат Сәфәргалиев, Альберт  Фаруков тәҗрибәле белгечләр, аларда һәрвакыт тәртип. “Яңарыш”та комбайннар, башка техника түбә астына кертелгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Тукай” ширкәтендә бөтен техника чиста, үзләрендә бер чүп әсәре дә тапмассың. Бу үзе үк аларның хуҗалыкларына хөрмәт уята. Чәчкечләр, культиваторлар, башка җир эшкәртү агрегатлары төзәтеп куелган.

“Заря” хуҗалыгында үзгәрешләр бик зур. Яңа  техника кайтып тора, машина-трактор паркы яңарды. Хуҗалыкта яңа инженер эшли башлады, Рамил Хәкимов югары уку йортын тәмамлагач шушы хуҗалыкка кайтты, җитәкче аңа зур өметләр баглый.

“Курса МТСы”, “Казанка”, “Ак барс агрокомплексы”, “Северный”, “Ватан” ширкәтләрендә авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтүчеләр өчен яхшы шартлар тудырылган. Ә менә “Кишет”, “Төрнәле–Пошалым” ширкәтләрендә бернинди шартлар юк, кешеләр турында кайгырту юк.

“Аю”, “Курса МТСы” ширкәтләрендә азык әзерләү техникасын төзәтүгә керештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X