erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Казанка” хуҗалыгында урак тәмамланды

“Казанка” ширкәте 1752 гектардагы игеннәрне ике атна эчендә җыйнап алды

Кем әйтмешли, мондый хәлне бабайлар да күрмәгәндер. “Казанка” хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Сабиров 13 августта Арча районы башлыгы Илшат Нуриевка 2020 ел урагының тәмамлануы турында хәбәр итте, яңа уңыш оныннан пешерелгән икмәк тапшырды.

– Сезнең уңышларны күреп куанабыз, – диде район башлыгы. – Һәр эштә башлап йөрисез, нәтиҗәләрегез әйбәт. Мул уңыш үстерүгә, аны җыйнап алуга өлеше кергән һәркемгә зур рәхмәт.

– Быел ашлыкны бөтенләй киптергеч аша уздырырга туры килмәде, – ди Айдар Сабиров. – Соңгы көн сукканда арпаның дымлылыгы 11 процент чамасы иде. Транспорт белән кыенлыклар килеп чыккан көннәрдә ашлыкны җир өстенә бушатып тордык, комбайннар эшләүләрен дәвам итте.

Бер гектардан уртача уңыш – 42,3 центнер. Тулысынча пар җирләрендә үстерелгән арышның һәр гектарыннан 51 центнердан артык уңыш алынды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

13 августка район хуҗалыклары 56809 гектардагы игеннәрнең 23 мең гектарын (40,5 процент) җыйнап алдылар. “Курса МТС”ы ширкәтендә игеннәрнең 62 проценттан артыгы җыйнап алынды. “Ак барс” агрокомплексы, “Кызыл Яр” ширкәтләре уракның яртысын тәмамлап киләләр. “Төрнәле-Пошалым”, “Кишет”, “Ашыт” хуҗалыкларында игеннәрнең әле чиреге дә җыйналмаган.

Комбайнчылар арасында республика бәйгесе (комбайн маркаларына карап) өч төркемгә бүлеп үткәрелә. Әлегә барлык суктырылган ашлык күләме буенча “Казанка” ширкәтеннән Илһам Әгъзәмов алда. Ул 16 мең центнердан артык ашлык суктырды. Шушы ук хуҗалыктан Фаил Хәлиуллин, “Кырлай”дан Ринат Нәфыйков 12 мең центнердан артык суктырдылар.

Район комбайнчыларының тулырак эш нәтиҗәләрен газетабыз сайтыннан карап бара аласыз.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X