erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казанкада авыл көне узды (ФОТО)

30 август — Республика көнендә урман куенына сыенып утырган Казанка авылында “Авыл көне” узды. Авыл халкы бердәм булып, иркен су буена өстәлләр урнаштырып, мул табын әзерләгән: казаннарда пылау пешә, самавырларда табигатьнең  шифасын үзенә җыйган сихәт өстәүче үлән чәйләре кайный, сый-нигъмәттән өстәлләр тулып тора.

 

Авылның имам-хатыйбы Фәнәвил Мусинның азан әйтүе, Коръән сүрәләре укуы белән башланып киткән бәйрәмдә авылдашлар ерак җирләрне якын итеп, Ижаудан, Ташкенттан кайткан авылдаш кунаклар белән аралашып, чит җирләрдәге яшәеш белән танышты, күптән күрешмәгән дус-ишләре белән аралашып, җаннарын ял иттерде. Яше-карты төрле күңелле уеннар уйнады, рәхәтләнеп җырлады, биеде авыл халкы. Уеннарда катнашучылар гына түгел, авылның өлкән кешеләре дә бүләккә ия булды. Заманында төрле җитәкче урыннарда намуслы хезмәт куйган, бүгенге көндә авылның имам-хатыйбы Фәнәвил Мусинга КПРФның Арча бүлекчәсе җитәкчесе Нурия Хәкимова “Октябрьнең 100 еллыгына” медален тапшырды.

Данлыклы тракторчы, берничә ел элек мәрхүм булган (урыны оҗмахта булсын) Хәйретдин Низаметдиновның оныгы Гөлүсә авылдашларына багышлап үзе иҗат иткән шигырьләрен бүләк итте. Әлеге очрашу-бәйрәмнең төп “гаеплесе” дә Гөлүсә дисәң дә ялгыш булмас. Кәрәзле телефонда авылдашларның төркеме оешкач, Гөлүсә шунда беренчеләрдән булып, Казанкада әбисе белән бабайсы янында узган җәйге каникул вакытларын, көтү көткән чакларын сагынып сүрәтләгән шигырен унаштыра. Менә шуннан аралашу китә дә инде, төркемгә чит җирләрдә яшәүче авылдашлар да кушыла.

Көннәрдән беркөнне килендәш Тамара һәм Рузалия Ибраһимовалар күңелендә авылдашларны җыеп очрашу уздыру идеясе барлыкка килә. Казанкалылар аларга рәхмәт укып туя алмый. Әзерләнү эшләрендә авыл халкы бердәм булганга истә калырлык авыл бәйрәме узды. Кичкә кадәр дәвам иткән бәйрәмнән, киләчәктә мондый очрашуны — авыл көнен бәйрәм итүне күркәм традициягә кертергә кирәк дигән ният белән таралыштылар. Буыннар чылбыры өзелмәсен, балалар кечкенәдән ата-бабаларының кендек каны тамган җирен, нәсел-ыруын белеп яшәсен өчен мондый очрашулар бик кирәк.

 

Гөлүсә Гыйльметдинова (Низаметдинова) шигырьләре

Утырам мин эш урынында,

Күңелем ерак ашкына.

Кайтырга иде балачакка,

Диеп йөрәк талпына.

Ничек рәхәт иде анда:

Әби-Бабай исәннәр.

Авыл тулы яши иде

Олы күрше-күләннәр.

Җәе җитсә, көтү көтү

Бик күңеле чак иде.

Безгә рәхәт,  ә зурларга

Бик җаваплы чак иде.

Иртүк торып, чәйләп алгач,

Бабайларга кушылып,

Сыерларны җыябыз без,

Тузаннарны туздырып.

«Кая бара,  борыл әйдә!»-

Дип кычкырып йөрисең.

Кулда таяк я чыбыркы —

Бик оста көтүче син.

Су буенда, безнең турыга

Җитү белән Әбиебез

Әбәт чәе төшерә иде,

Бигрәк тәмләп чәйлибез.

И сыерлар сыйланалар

Сусыл үләннәр күрсә.

Җиргә ятып ял итәләр

Ару аяктан чүксә.

Кояшлы көн булса әгәр,

Көтү берни дә түгел.

Көнне уздыра алмыйсың

Капласа болыт күген.

Өйлә җиткәч,  малкайлар да

Кардага юл тоталар.

Сайрашалар безне күреп

Инештәге бакалар.

Ашап-эчеп ял иткәчтен,

Сәгать сукса икене,

Китәсең көтү янына,

Канатланып, җилкенеп.

Җайлап кына чыгарасың

Кардадан сыерларны.

Болынлыкка юнәләсең

Үтеп елга-тауларны.

Ике яклап басу. Саклау

Сыердан — синең бурыч.

Нык тор, кичкә чаклы чыда,

Көтүче, каты тырыш!

Көн кичкә авышкан чакта

Җилемнәр тула сөткә.

Кайбер сыер качмас өчен,

Тырышасың бар көчкә.

Биш тулгачтын, сәгать теле

Кыймылдый бигрәк салмак.

Кайту вакытын хәбәр итә

Чыбыркы, каты чажлап.

Йөрәкләргә шатлык тула,

Сыерларны куасың.

Маллар да алга ыргыла,

Ә син арттан кайтасың.

Иң күңелле чагы җитә

Көтү дигән хезмәтнең.

Бабай өйгә кайтып китә

(Зират тавыннан менеп),

Һәм син татыйсың үзең

Көтүче даны ләззәтен.

Тыкырыктан кайта көтү,

Авылда мал, сөт исе.

Бар авыл чыккан урамга,

Күңелдә шатлык хисе.

Шатлык түгел бу, горурлык:

Бар авыл сине күрә.

Берлин алып кайткан сыман!

Күкрәк киңәя төшә.

Әбиләр дә үсендерә:

Вәт, маладис, булдырган!

Аяктагы арулар да

Бу минутта онытылган.

Көндезге чыбыркы шавы

Күчә чиләккә, җырга.

«Тып-тып» диеп башланып,

Аннан әйләнә «зыр»га.

… Шул рәвешле үтә иде

Көтү чираты элек.

Икенче чират килгәнне

Санап бармаклар бөгеп.

Хәзер инде әбиләр дә

Бармак белән санарлык.

Мөмкин түгел сыерларны

Беркайдан да табарлык.

Су буйлары ятимләнеп

Калган көтү үтмәгәч.

Зирек агачы моңайган

Без әбәткә төшмәгәч.

Әле ярый хәтер исән,

Үткәннәрне барлыйбыз.

Җиткерергә балаларга

Истәлекне саклыйбыз.

*************************

Казансу елга башына

Салынган безнең авыл.

Шуңа исеме Казанка,

Менә дигән, бер авыл!

Табигате чиксез гүзәл,

Һәр ягы урман аның.

Моңлы чишмәләр челтери

Җырлап авылның данын.

Бу авылга төпләнәләр

Килеп төрле яклардан.

Бигрәк уңган авылыбыз

Тырыш, эшчән затлардан.

Гөрләп торган авылыбыз:

Яшь чаклар, рәхәт чаклар.

Өйләрне тутырып ямьгә

Туган бала-чагалар.

Әти-әни иртән эштә,

Булмаган иркәләнеп.

Мәктәпкә хәтле су ташу,

Өйдәге бетмәс эш эшләү,

Аннан юл алган балалар

Мәктәпкә җитәкләшеп.

Укыганда сынатмаган

Казанка ул-кызлары.

Малайлар шук, шаян, елгыр,

Ә кызлар — йолдызлары.

5нче сыйныфка төшкәч,

Нәкыйп, Марсель, Мөдәррис,

Зар елатып укытучыны,

Дәрестән качып кайтканнар.

Булмаганнар маладис!

Кызлы өйдә кызлар йөргән

Җиләк җыярга бергә.

Уллы өйдән әниләре

Эшкә киткәнче өлгергән

Җиләк җыярга көн дә.

Колхозчының эше аның

Таңнан алып төнгәчә.

Чыдаганнар, тир түккәннәр,

Нинди авыр хезмәт булган!

Шаккатам бүгенгәчә.

Хәйретдин, Идрис һәм Роберт

Авылдаш, дуслар һәрчак.

Казахстанга саламга барган,

Димәгән ара ерак.

Сурнарда да эше авыр,

Черәшкәннәр, түзгәннәр.

Аларның хезмәте белән

Күп агачлар үскәннәр.

Механизаторларны да

Әйтмичә булдыралмыйм.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тимер-томыр, кара мазут —

Эше җиңел, диялмыйм.

Фәнәвил абый, плугарь булып

Башласа хезмәт юлын,

Партия оешмасы секретаре

Була, ә мулла инде бүген.

Минһаҗ абый егерь булган,

Урманның серен белгән.

Алга китеп әйтим инде:

Улы Марсель аның эшен

Гомерлек хезмәте иткән.

Хәйдәр абый кортчы булган.

Шушы шөгыле аның

Улы Илшатка да күчә,

Еракка китә даны.

Мифтах абый ветврач эшен

Биш бармагыдай белгән.

Улы Мөхәммәт абый да

Әтисе эзеннән киткән.

Элеккеге тормышларны

Китап итеп язарлык.

Налог, займнар, ялсыз эшләү —

Чәчләр үрә торырлык.

Урман эчендә яшәп,

Утын җыялма инде.

Бигрәк кансыз заман булган,

Шөкер, ул артта инде.

Бер авыры, бер җиңеле

Диеп, авылым халкы,

Эшли белгән, яши белгән,

Минем сүзләрем хаклы.

Авылыбыз халкы корт асраган,

Кортлы-баллы яшәгән.

Корт чагудан зарланса да,

Күрше-күлән дәшмәгән.

Айлар, еллар…

Гомер аккан…

Казанканың халкы да

Олыгайган бермәлне.

Эштән чыккач, яңа шөгыль —

Оныкларны сөясе.

Бала баласы балдан татлы,

Диеп килә әйтәсе.

Әби-бабайларга бүләк —

Казаннан кайтса онык.

Бала мәшәкате бик күп,

Сызлауларны син оныт!

…Хәзер инде авылыбызда

Өч бабай гына яши.

Әбиләрнең саны җиде,

Калганнар инде дәшми.

Китсәләр дә бу дөньядан,

Алар безнең күңелдә.

Якыннарны оныту

Мөмкин түгел лә!

Авылыбызның иң өлкән

Кешесе — Мөслимә апа.

Безнең өчен әби кебек,

Сәламәт бул, диям аңа.

II.

Кыз-малайлар үсеп җитеп

Таралды төрле якка.

Белем алып Казаннарда

Кайта авылга ялга.

Кемнәр генә чыкмаганнар

Бу кечкенә авылдан:

Унике укытучы,

Бухгалтер һәм тегүче,

Шәфкать туташы, төзүче,

Заводта хезмәт куючы,

Водитель, экономист,

Балалар тәрбиячесе,

Ашханәдә эшләүче,

Тәртип сагында торучы,

Үзенең эшен булдыручы

Һәм кибеттә эшләүче.

Кайберләре онытылса,

Сездән гафу үтенәм.

Алга таба төзәлергә

Алдыгызда сүз бирәм.

Эх, яшь чаклар, рәхәт чаклар,

Сөю, өмет, киләчәк…

Бар да күз ачып йомганчы,

Мизгел кебек үтәчәк.

Егетләрне солдат итеп,

Озатканнар авылдан.

Зурлап каршы алган аннан,

Аларга хөрмәт һәм дан!

Бер кешене телгә алмый

Калу мөмкин дә түгел.

Мөхәрләм абый үзенә күрә

Аерым, безнеңчә түгел.

Гел ярдәм итеп яшәде,

Көтү көтеште һәрчак.

Чишмәне карап торды ул,

Җыйды үзенә савап.

Егетләр хәтерлидер әле:

Шул Мөхәрләм өендә

Кәрт сугып кичләр уздыру

Саклана күңел түрендә.

Әтиләрдән шуның өчен

Эләгә иде эләгүен.

Ләкин шул маҗаралар да

Бизи яшьлекнең үзен.

Оясында ни күрсә дип,

Белеп әйткән халкым да.

Алган тәрбия сакланадыр

Һәркемнең дә җанында.

Әти-әниләре кебек үк,

Кичәге яшьләр хәзер

Матур итеп гомер сөрә,

Бар эшкә алар әзер.

Күптән түгел зур куаныч:

Минһаҗ улы Марсельгә

Татарстанның атказанган урманчысы

Исеме бирелә.

Кырык ике ел гомерен

Урманга бәйләп куйган.

Улы Шамил дә калышмый:

Урманны күңеле үз иткән.

Аерым игътибарга лаек

Безнең Фаягөл апа.

Авылыбызның социаль эшчесе,

Һәркемгә ярдәм итә.

Әбиләрнең йомышларын

Үти минуты белән.

Уколын да кадый әле,

Йөрәкле ул, мин беләм.

Сөтле дә итәләр алар

Авылыбызның халкын.

Рәхмәт сүзен җиткерәмен,

Ни әйтү кирәк тагын?

Авыл халкы бигрәк уңган,

Мәзәк сүзләр дә йөри.

Кичтән күрше капка тотса,

Иртән ике як күршесе

Яңа капкасын көйли.

Вакыт елгасы ага…

Кичәге кыз-малайлар

Бүген инде үзләре үк

Әбиләр дә бабайлар.

III.

Рәхәтләнеп үстек синдә,

Кадерле авылыбыз.

Җәен, кышын, язын, көзен

Синдә булдык барыбыз.

Балачакның кадерләрен,

Тәмен синдә белдек без.

Яшьлек, сөю, яну-көю —

Барын да тойдык без.

Алга таба яшик әле

Гел шулай бердәм булып.

Очрашырга язсын иде

Киләсе елда да шулай

Өстәлләрне тутырып.

**************************

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X