erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Казаннан Арчага медицина белгечләре кайтты

Район медицина белгечләре эчтәлекле һәм файдалы лекцияләр тыңладылар.

Казан дәүләт медицина университетыннан фән эшлеклеләре кайтты. Профессор  Альберт Галәвич соңгы 20 елда инфаркт миокарда чирен ачыклау һәм дәвалау буенча үзгәрешләр турында сөйләде. Йөрәк-кан юллары авыруларын дәвалау буенча республикада югары технодогияле 7 үзәк эшли. Казанда дүртәү, Әлмәттә, Чаллыда һәм Түбән Камада. Бу система барлыкка килгәнче хастаханәдә 100 авыруның 20се үлгән, ә хәзер 100нең 7-8е. "Бер проблема бар,  - диде профессор Альберт Галәвич. - Авырулар вакытында мөрәҗәгать итмиләр". Профессор инфаркт миокарданың билгеләрен әйтеп үтте. Алар: күкрәк авырта, хәлсезлек күзәтелә һәм салкын тир бәреп чыга. Дөрес, башка билгеләр дә булырга мөмкин. Хәзер бар да бар: көчле диагностика, заманча  иструментлар, җиһазлар, сыйфатлы дарулар, әмма авыруның соңга калып мөрәҗәгать итүе эшне катлауландыра.  Гомумән, медицина белгечләре кан басымы, шикәр диабетын дәвалау буенча үзгәрешләр, сыйфатлы дәва, гемоглабинны нормада тоту ысуллары, яңа, сыйфатлы дарулар турында әһәмиятле мәгьлуматларны җиткерделәр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз. Арча районы медицина хезмәткәрләре менә кемнәрнең лекцияләрен тыңладылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X