Реклама
Якынча мәгълүмат буенча, Казан мәктәбендәге атыш вакытында бер кеше үлгән
Әлегә расланмаган мәгълүматлар буенча, Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында бер кеше һәлак булган. Агентлыкка әлеге урыннан фотоларны шаһитлар җибәрделәр.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, атыш вакытында берничә кеше зыян күргән, аларның кемнәр икәнлеге әлегә билгеле түгел.
Мәктәпне полицейскийлар әйләндереп алган. Урында ашыгыч хезмәт экипажлары эшли.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз