erid:2VtzquqpS7d
Казанның Нагорный бистәсендә авариядә хатын-кыз һәлак була
Арча яңалыклары

Казанның Нагорный бистәсендә авариядә хатын-кыз һәлак була

Авария бүген Таежная урамында була.

Казанның Нагорный бистәсендә внедорожник хатын-кызны бәрдерә. Хатын-кыз һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.


Авария бүген Нагорный бистәсендәге Таежная урамында сәгать икедә булды. «КИА» машинасы хатын-кызны бәрдерә.

«Җәяүле алынган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат була. Һәлак булган хатын-кызга якынча 60-65 яшь. Урында автоинспекторлар эшли. Авария турында мәгълүмат ачыклана», — дип аңлаттылар Казан ЮХИДИ идарәсендә.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/15-03-2021/kazanny-nagornyy-bist-send-avariyad-hatyn-kyz-lak-bula


Арча хәбәрләре

Нет комментариев