Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Казанские ведомости»га 30 ел: бүгенгедән үткәнгә

    1991 елның 15 мартында “Казанские ведомости” газетасының беренче саны чыга. Шуд уңайдан редакция эшчәнлеге турында истәлекләре һәм хис-кичерешләре белән редакция журналистлары һәм стажерлары уртаклаша.

    Беренче сан – беренче биттә алюминийдан эшләнгән кашык

    Дмитрий Михайлин, хәзерге вакытта “Русские репортеры” җәмгыяте генераль директоры, редакциягә 17 яшендә студент булып килде. Ул 1991-1995 елларда “Казанские ведомости” газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Любовь Агеева төркемдәше белән икесен яртышар ставкага эшкә чакыручын искә төшерде.

    "Мин редакциядә башкаларга караганда күбрәк акча эшләгән айлар булды. Бу гонорар, чөнки бик күп яздым, хәзер алай эшли алмыйм", – ди Михайлин.

    Әкрынлап редакциягә яңа ачылган журналистика факультетының беренче студентларын җәлеп итә башлыйлар (моңа кадәр филология факультетында бүлек кенә эшләгән була). “Газета республикада журналист мәгарифен үстерүгә дә юл ярган булып чыга”, – ди журналист.

    “Мин үзебезнед, редакция хезмәткәрләренең, беренче битендә алюминий кашыклар бастырылган газетаның беренче санын саткан вактыларны искә төшерәм, – дип сөйли Михайлин. – Без Вадик белән электричкаларда һәм Үзәк унвермагта. Шул ук вакытта яңа басманы да рекламаладык. Интернет ул вакытта булса да, әле киң кулланылышта түгел иде, теләсә нинди кызыклы мәгълүмат чарасы үзенә юл яра ала иде. Нинди Интернет ул вакытта, әле компьютерлар да сирәк иде бит, текстларны басу машинасында (печатная машинка) баса идек”.

    Дмитрий сәясәт турында язган. Ул илне җимерергә ярамый, дигән фикердә булган һәм шулай дип уйлаучы милләтчеләрне билгеләгән. Моның өчен бервакыт бөтенләй Михайлинга таныш булмаган бер егет чак кына зыян күрми кала.

    “Казанда “Би-би-си”ның үз коррекспонденты Виктор Смирнов бервакыт миңа шундый вакыйга сөйләде. Аның танышының улы, адашым һәм фамилиядәшем Дмитрий Михайлин, энергоинститут студенты була. “Бервакыт, – дип сөйли Виктор, – аларның фатирында кыңгырау шалтырый. Дима өйдә ялгызы гына була, ишекне ача. “Син Дмитрий Михайлинмы?” – дип сорыйлар аннан караңгы чырайлы егетләр. “Мин”, - дип җавап бирә ул. “Хәзер без сиңа республиканың бәйсезлегенә каршы ничек чыгыш ясарга икәнен күрсәтербез!” Кыскасы, аны кыйнарга җыеналар. Каяндыр дөрес түгел мәгълүмат алгач, алар Диманы мин дип уйлап, ялгышалар. Өстәвенә, яшебез дә туры килә. Диманы энергоинститутның студент билетының үзе белән булуы гына коткарып кала. Аннары мин аларга бардым, без дуслаштык”, – дип искә төшерә Дмитрий Михайлин.

    “Казанские ведомости” белән 90нчы еллар бик актив узды”, – дип сөйли газетаның элеккеге хезмәткәре.

     

    Без авыр һәм тынычсыз вакытн турында яздык

    Гөлнур Хафизова 1998 елдан 2014 елга кадәр “Казанские ведомости”да яңалыклар бүлеге корреспонденты, шәһәр хуҗалыгы корреспонденты, ә соңыннан җәмәгать тормышы бүлеге мөхәррире була. Ул вакытта Казан әле өченче башкала статусына таба беренче адымнарын гына ясый.

     

    “Башкала өчен әһәмиятле объектлар төзелешен яктыртудан тыш, ул вакытта бик күп кара эш тә булды, аны көн саен “Казанские ведомости” журналистлары башкара иде. Редакция кушуы буенча Азинодагы өй туйларына чыгуыбызны хәтерлим, анда элеккеге йорт хуҗалары төзекләндерелгән фатирлар алган иде. Кар белән капланган автомобиль юлы әле дә күз алдында тора, Берничә ел эчендә ул җанлы Көньяк трассага әйләнер... ул вакытларда редакциядә телефон тнып тормады. Казанлылар үз проблемалары белән уртаклашты. Алар редакцияне соңгы инстанция, дип саный иде. Без, үз чиратыбызда, элеге ышанычны акларга тырыштык”, – дип сөйли Гөлнур Хафизова.

    “Төрле елларда баш мөхәррир Венера Якупова башлангычында редакциядә яшь журналистлар да, танылган мэтрлар да эшләде”, – дип искә төшерә Хафизова. Мәсәлән, язучы Рафаэль Мостафин укучыларына Кабан күле төбеннән легендар хәзинәләр таптыра, Муса Җәлилнең батырлыгын тасвирлый.

    Реклама

    ТР Карикатуристлар берләшмәсен җитәкләгән рәссам Вячеслав Бибишев газетаның беренче сызыгын виртуозларча "бизәгән". Язучы һәм драматургның эшлекле редактурасы, баш мөхәррир урынбасары Александр Воронинның остаханәсе, кыска вакыт эчкендә язылган репортажларны камилләштереп, текстны үзгәртә.

    "Бу команда зур үзгәрешләр аша узарга тиешле газетаны төзеде. Һәм, яңа тенденцияләрне кулланып, үз юлын дәвам итәргә тиеш», – дип ышана Гөлнур Хафизова.

     

    “Казанские ведомости”га елъязмачы булу мөмкинлеге өчен рәхмәтле

    Эльвира РЫСАЕВА, “Казанские ведомости” каршындагы стажер мәктәбе тыңлаучысы, беренче тапкыр редакциягә килеп кергәч, ишек каршындагы диварда зур төркем шаржына игътибар итә. “Бөтен дөнья бер газетада!” – төрле чорның Казан белән бәйле танылган кешеләре шундый лозунг белән аларга кушылырга чакыра.

    “Минем остазым Людмила Ивановна Колесникова булды, зур стажлы журналист. Мин аның мәктәбеаша узуым өчен, үз эшләренең остасы булган хезмәттәшләрем белән танышуым өчен бик шат. Аңардан һәр газета материалында укучының игътибарын соңгы ноктага кадәр тотып тора торган җепсел булырга тиешлеген белдем", – ди ул.

    Эльвира газета редакциясенең катлаулы механизм икәнен аңлый. Материалның басма версиясе оператив рәвештә барлык юлны узарга тиеш: автор тарафыннан текст язылудан башлап, корректордан – версткага, ә аннары – типографиягә.

    “Мин газетага елъязмачы булу мөмкинлеге өчен рәхмәтле. Кызыклы кешеләр белән очрашулар, чираттагы санны укганда күңелле хис-кичерешләр... Газетабыз үз миссиясен – киң катлам укучыларга кирәкле булуны уңышлы дәвам итәр, дип ышанам”, – ди Эльвира Рысаева.

    Казанские ведомости

     

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: