Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Күбәләкләр оча басуларда

    Соңгы көннәрдә басуларда вак күбәләк (луговой мотелек) личинкалары авыл хуҗалыгы культураларына зыян сала башлады, дигән хәбәрләр килә. Без чынбарлыктагы хәлне Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре белән ачыкладык.

    – Әлеге личинкалар бигрәк тә көнбагыш, кукуруз, соя культураларына  зыян китерә, – диде Россия  авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов.

     Әлеге культуралар “Игенче” һәм “Кишет” хуҗалыкларында күп игелә, шуларга юл тоттык.

    “Игенче” ширкәтенең симәнке басуында (200 гектар) личинкалар бар. Зыян сала башлаганнар, рөхсәт ителә торган саннан артып китсәләр (1 кв.м.га 10нан), эшкәртергә кирәк, дип киңәш иттеләр.

    “Кишет” ширкәтендә 400 гектар көнбагыш, 683 гектар борчак, 912 гектар соя, 819 гектар рапс һ.б. культуралар игелә. Быел биредә игенчелектә яңа ысул кулланыла. Басуларның торышы бик яхшы, кукуруз 2 метрдан артып киткән.

    Реклама

     Личинкалар көнбагышта бар, агроном тарафыннан басулар даими каралып торыла.

    Шунысы шатландыра, бу бөҗәк алабута белән эт эчәгесен  дә ярата икән.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: