Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Күбәләкнең була төрлесе

    Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалы Арча районы буенча бүлек коллективын “Арча хәбәрләре” газетасына бер еллык подписка белән бүләкләде.

    Әлеге хәбәрне безгә бүлекнең баш агрономы Әхмәт Габделфәрт улы Хәкимҗанов алып килде. Матбугатның ролен дөрес аңлаган  җитәкчеләренә рәхмәт. Бүлек җитәкчесе Рүзәл Мортазин, баш агроном Әхмәт Хәкимҗанов исемнәре газета укучыларыбызга яхшы таныш.

    Әхмәт Хәкимҗановка бу керүендә бер мәзәк кебегрәк истәлек сөйләп алдым әле. Бер киңәшмәдә район җитәкчесе үсемлекләрне саклау станциясе җитәкчесе: “Йөрисез шунда җәй буе күбәләк куып”, – дип сүккән иде.

    – Күбәләк дигәннән, алар элек күбрәк идеме, хәзерме? – дип сорадым Әхмәт Хәкимҗановтан.

    – Күбәләк үзе зыян китерми, аның личинкалары зур зарар сала, – дип төгәллек кертте ул. – Минем бу системада эшли башлаганга 30 елдан артты. Шушы елларга күз салсак, ата-бабаларыбыз белмәгән корткыч бөҗәкләрнең барлыкка килүен күрербез. Үзеннән-үзе барлыкка килми инде алар. Мәсәлән, борчак коңгыз дигән корткыч юк иде. Ул орлык белән читтән кайтты. Хәзер киң таралды.

    Бәрәңгедәге йомры суалчан шулай ук читтә алган орлык белән кайтты. Кукуруздагы мамык ябалакчыгы (күбәләк) да элек булмаган.

    – Корткычлар арткан саен агу-химикатларны күбрәк кулланырга туры киләчәкме инде?

    – Хәл  алай ук котны ала торган түгел. Узган гасырның сиксәненче елларында Арча районы  тоташ химияләштерү районы дип игълан ителде. Бүген инде бу сүз үзе үк котны алырлык булып яңгырый. Әлеге кампаниянең уңай яклары да, тискәре яклары да булды. Уңай ягы – “Сельхозхимия” берләшмәләре каршында механикалаштырылгган отрядлар булдырылды. Алар җәй буе колхозларның пар җирләренә известь, органик ашлама керттеләр. 5 ел эчендә колхозларның барлык басуларында шул эш башкарылырга тиеш иде.

    Тискәре ягы – басуларга күпләп сусыз аммиак кертелде. Бу – коточкыч агу, аны бер суласаң беттең инде. Аның белән эш иткән шактый механизатор вакытсыз якты дөньядан китте. Уңыш артты, әмма нәрсә бәрабәренә? Ул елларда экологик яктан чиста ризык калмады, экология турында уйлау юк иде.

    Табигать тә безнең балачак елларындагыдан күпкә үзгәрде. Җәйге матур яңгырлардан соң урамда чупыр-чупыр күлләвекләрдә уйнау кайда? Кышларын кар-бураннар  түбәләрне, ишекләрне

    каплап бетерер иде.

    Реклама

    Бәхеткә, кешелек дөньясы аңына килеп, химик препаратларны биологик препаратлар белән алыштыру башланды, органик игенчелек дигән төшенчә барлыкка килде.

    – Шул турыда аңлатып китсәң иде.

    – Туфракта бик күп микроорганизмнар яши, алар җирнең уңдырышлылыгын арттыра. Мәсәлән, суалчан туфракны үз эченнән  уздыра, туфракны көпшәкләндерә, һава кертә. Химик препаратлар туфрактагы тереклекне үтерә, шул ук агулар ашлык аша кеше организмына да үтеп керә.

    Органик  игенчелек булганда минераль ашлама кертелми, агулар кулланылмый, туфрак катламны әйләндерми генә эшкәртелә.

    – Бездә “Казанка” ширкәте моңа якын, дип беләм.

    – Әйе, бу хуҗалыкта үстерелгән солыны балалар туклануы өчен сатып алалар, бәясе дә югары. Киләчәктә хөкүмәт бу мәсьәләгә йөзе белән борылыр, экологик яктан чиста продукция җитештерүчеләргә кызыксындыру чаралары да куллана башлар, дип ышанам.

    – Бездә табигать сөеп биргән файдалы бөҗәкләр турында да сөйләшеп алыйк инде.

    – Барыбыз да балачактан белгән, яраткан, шигырьләр сөйләп һавага очырып йөргән камка (божья коровка) беренче урында инде. Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең үсемлекләрне саклау бүлеге эмблемасы итеп шушы бөҗәк алынуы юкка түгел. Камка корткыч бөҗәкләрнең күкәенә күкәй сала һәм аның личинкалары корткычларның үрчүен бик нык киметә. Без башта басуларны карап чыгабыз, әгәр камкалар ишле икән, ул басуда агу-химикатлар кулланмаска киңәш итәбез. Ходай безгә бу бөҗәкне бүләк итеп биргән, аларны сакларга гына кирәк.

    Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы буенча филиалы файдалы бөҗәкләрне үрчетү белән дә шөгыльләнә. Трихограмма дигән ана бөҗәк бик күп төрле корткычларның күкәенә күкәй сала. Мәсәлән, кәбестә күбәләге күкәй салган чорда кәбестә басуына трихограммалар җибәрәләр. Мондый басуда кәбестә кортының әсәре дә булмаячак инде. Трихограммалар чөгендер, күпьеллык үләннәр, рапс, борчак, тары, яшелчә культураларын да шундый ук уңыш белән саклаячак.

    Әгәр алтын күз (златоглазка) (исеме генә дә ни тора!) дигән бөҗәкне бакчагызга җибәрсәгез, яшелчә, җиләк-җимеш культураларына, чәчәкләргә бер дош-ман да зыян сала алмаячак.  Бер квадрат метрга 50 бөҗәк җитә.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: