erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кәчедә бар шундый кыз...

Иҗат чишмәсе саекмасын!

Уңышлар сиңа, Адилә!

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең хәерле диеп, шигырь язучы Адиләне мәктәпкә очрашуга чакырдык. Кем ул Адилә? Адилә Әхмәтҗанова Кәче авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Г. Тукай исемендәге педагогия көллиятендә белем алучы студент. Үзенең туган мәктәбенә кунакка чакыруыбыз да очраклы түгел. Ә очрашу кичәсе Адиләнең үзе язган шигырен сөйләве белән башланып китте.   

Мин үземдә милли бер көч тоям,

Башым иям бөек халкыма.

Шөкер, димен, Тукай кардәше мин,

 Туганмын мин Тукай ягында.

      Адилә Роберт кызы Әхмәтҗанова – Ринат Закиров, Гариф Ахунов премияләре лауреаты, күп кенә республика һәм бөтенроссия күләмендә үткәрелгән бәйгеләрнең җиңүчесе. Ул мәктәптә укыган елларында ук шигырьләр яза башлый. Яшь кызны авылның гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, иртәнге сандугач сайраулары, челтерәп аккан чишмәләре  илһамландыра. Адиләнең туган авылы, халкы, туган теле белән горурланып язган шигырьләре шактый. Шулай ук мәхәббәт турындагы шигырьләре дә бихисап. Берничә шигыренә көй дә язылган.

        Адилә үзе язган әсәрләрен канатланып укыганда аны укыткан укытучылар горурлык хисе кичерсәләр, укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Шигырьләрен яттан сөйләделәр.

       Кайбер укучыларда хәтта шигырь язып карау теләге уянды. Кичәбез сорау-җавап, җанлы әңгәмә рәвешендә барды. Туган телгә багышланган җыр һәм биюләр очрашуга яңа төсмерләр өстәде. Мәктәп директоры  Нияз Наил улы Муллахмәтов Адилә Әхмәтҗановага татар халкының милли баш киеме – чигүле калфак бүләк итте, барлык укытучылар, укучылар исеменнән рәхмәт белдерде.

Иҗат чишмәң саекмасын, уңышлар сиңа, яшь шагыйрәбез!                                                                                                                                                                                                           

                                                                                                  Гөлнара Мәгъсүмова,

                                                                     Кәче мәктәбенең

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

                                                                     башлангыч сыйныфлар  укытучысы.

Адилә Әхмәтҗанова шигырьләре

Әле дәме хисләреңне көзен
Урап йөрисең син муеныңа?
Кулың әгәр туңып китсә кинәт,
Уйлыйсыңмы аның хакында?

Әле дәме, аны килер диеп,
Төзисеңме буп-буш хыялларны?
Чигәләргә язылган диярсең,
Аның исем буамы тыныңны?

Хәтта аның өчен югалырга,
Үзгәрергә әзер, күзләреңнән
Аңлыйм җаның сызлануын
Һәм файдасыз киңәш бирәм:
Оныт!

Йөткергәндә аның исем яулыгыңда
Калса да, син хәтереңнән
Югалуын көт тә, алга атла,
Азапланма ялгыз сөюеңнән.

Эх, белсәңче, никадәрле салкын
Йөгерүен синең сүзләреңнән.
"Әле дәме... яратасың?"

Диюеңнән. Әле дәме?

***

Бер бөртек кары да,
Яз исле тамчы да
Ят сыман,
Мин кабул итмимен

бу җирне.
Алмыймын соклана,
Чит якта сулый да,
Сагынам
учакта пыскыган
күмерне.
Мин саный алмыймын
Исәпсез йортларны.
Юк, кочак җәймәде
бу шәһәр...

Сагындым авылны,
Туктатам вакытны,
Бирешәм, түзалмыйм
Ахырга кадәр...
Бу асфальт һавасын
күкрәккә тутырып
мин кайтам...
Качам да йөгерәм,

Күчтәнәч алмыймын
шәһәрдән,
Авылда кибеттә
әйбере бетмәгән.
Кесәмнән кагамын
каланың тузанын,
Тимерле һавадан
арынам.
Берни дә кирәкми,
Кал шәһәр!
Бул гүзәл, әмма мин
авылны сагынам...

Вокзалга ыргылам...
Менә мин поездда,
Күңелдән куалыйм
(сагынам атларны),

Килми һич каласым!
Бу вагон бәхетле-
Кайтара нигезгә
Гап-гади бер авыл
баласын...
13.03.19

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X