Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Кәчедә узган көрәшнең җиңүчеләре билгеле

    Бүген Кәче мәктәбе спорт мәйданчыгында татарча көрәш ярышлары узды

    2008нче һәм яшьрәк егетләр бил алышты. Районыбыз мәктәпләреннән 12 команда килгән иде. Барысы 55 катнашучы көч сынашты. Командалар Арчаның 6нчы,  Кәче, Иске Чүриле, Түбән Мәтәскә, Наласа, Казанбаш, Ашытбаш, Яңа Кенәр, Лесхоз, Түбән Аты, Утар Аты, Мөрәле мәктәпләре данын яклады.

    "Возрождение" ширкәте җитәкчесе призына узган ярышта җиңүче командалар һәм аерым иң алдынгы көрәшчеләр билгеләде.

    Реклама

    Шулай итеп, 1 урынга - Кәче, 2 урынга - 6нчы мәктәп, 3 урынга - Иске Чүриле мәктәбе командалары лаек дип табылды.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: