Көчле давыл авылны юк иткән
Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.
Киров өлкәсендә коточкыч давыл Лойно авылындагы торак йортларны, каралты-кураларны, коймаларны, машиналарны җимергән. Карт агачлар юлларга ауган, электр тапшыру линиясе чыбыклары өзелгән. Йорт хайваннары һәм кош-корт үлгән, бакчадагы үсемлекләр авып беткән. Бәхеткә, кешеләр арасында зыян күрүчеләр юк.
"Типичный Киров" төркеме хәбәр иткәнчә, бәла-каза вакытында бик күп хайван имгәнгән, көтүдән кайтмыйча югалган терлекләр дә шактый.
http://agryz-rt.ru/news/yashaesh/kchle-davyl-ber-avylny-yuk-itkn
http://zamansulyshy.ru/news/faiga/kchle-davyl-ber-avylny-yuk-itkn
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев