Кечкенә чагымда бәйрәмгә бүләк җыюны бүгенгедәй хәтерлим әле
Сабантуй – борынгы, мең еллык тарихка ия бәйрәм.
Багдадтан Болгарга илче буларак килгән Ибн Фадлан үз хезмәтләрендә 921 елны ук бу бәйрәмне тасвирлый. Татарстанның бер районында табылган кабер ташына мәрхүмнең 1120 елны Сабантуй көнендә вафат булуы турында язылган була.
Элек Сабантуйны язгы кыр эшләре башланыр алдыннан, апрель аенда бәйрәм итсәләр, хәзер инде ул июньдә, язгы кыр эшләре тәмамлану хөрмәтенә үткәрелә. Сабантуйның мәгънәсе – “сабан ашлыгы хөрмәтенә тантана”.
Бүген дә без Сабантуйны ата-бабадан калган тантана буларак кабул итәбез. Хәзер дәүләт бәйрәме буларак чара үткәрү вакыты, урыны турында карарлар, указлар чыгарыла, оештыру комитетлары билгеләнә, финанслау чыганаклары күрсәтелә. Борынгы бәйрәм акрынлап заманлаштырыла, яңа традицияләр белән тулыландырыла. Әмма гасырдан-гасырга күчеп килгән тантананың төп нигезе саклана, ул буыннан-буынга тапшырылып килә.
Шуларның берсе – Сабантуйга бүләк җыю. Мин үзем дә авылда туып-үскән кеше. Кечкенә чагымда бәйрәмгә бүләк җыюны бүгенгедәй хәтерлим әле. Бизәлгән атларда, арбасына балаларны төяп, гармуннар белән, җырлап, өй саен туктап, такмак-лар әйтеп күңелле тамаша ясыйлар иде.
Бала буларак соңыннан арбада миңа да урын табыла. Өсте- өстенә кеше утырса да, тыгызлык сизелмәгән. Бүләк җыеп бетергәч, тагын бер җырлап авыл әйләнәләр, аннан тау башында балалар өчен кечкенә сабантуй үткәрелә.
Ул традицияләр югалмаса да, элеккечә үк түгел инде. Әллә без үсеп җитеп ал төстәге күзлекләрне салдык, тормышка артык җитди карый башладыкмы, әллә, чыннан да акрынлап матурлыгы бетә барамы? Шулай да соңгы елларда традицияләрне яңарту өстендә күп эшләделәр.
Ә быел... Арчада да, авылларда да Сабантуйга бүләк җыю тантанасы искиткеч матур үтә. Хәтта балачак, яшьлек еллары искә төшеп, күзләргә яшьләр килә. Хәзер бар кеше инстаграмда бит, мин дә читтә калмыйм, күзәтеп барам. Кайсы гына авылны алма, бизәлгән җигүле атларда, милли киемнәрдән, гармуннарда татар көйләрен сузып, җырлап, балаларны арбага төяп, капка төпләрендә биюләр оештырып, хуҗаларны да биетеп, балаларга конфетлар ыргытып бүләк җыялар. Кайбер урында ул яулык, сөлге җыю дип, кайбер авылларда әрәпә бәйрәме дип атала икән. Әмма исеме җисемен үзгәртми.
– Шулкадәр күңелле булды. Пандемия белән бераз төшенкелеккә бирелгән идек, күңелләр күтәрелеп китте. Рәхмәт шундый бәйрәм оештырганга, – диде Арчадан Илдус Сәгъдиев.
– Яшь килен бүләге биргән чагым исемә төште. Урам башыннан ук гармун, җыр тавышларын ишетеп капка төбенә йөгереп чыктым, бүләкне колга башына үзем бәйләдем, – диде Гайшә апа. – Рәхмәтләр яусын. Шундый матур гореф-гадәтләр онытылмасын иде.
– Арчада бу эшне территория җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчеләре, мәдәният идарәсе хезмәткәрләре башкарды. Барлык урамнарны да йөреп чыгу мөмкин түгел. Шуңа кемнәрнеңдер әзерләгән, адарынган бүләкләре булса, шәһәр Советына алып килеп бирергә була, – диде шәһәр Советы башлыгы урынбасары Гүзәлия Нигъмәтҗанова.
Узган ел Сабантуйлар булмады. Сагындырган. Тансыклаганбыз. Исән-имин булып, тыныч, матур үткәреп җибәрергә язсын бәйрәмне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев