erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Кечкенәдән тормыш ачысын татырга туры килә аңа

Алма агачыннан ерак төшми, дигән мәкаль бар.Әле яңа гына 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Марат Вахитовка бик туры килеп тора ул.

Аның әтисе Мирзаян Вахитов 1924 елда Минзәлә районының Толбай авылында туган. Кечкенәдән тормыш ачысын татырга туры килә аңа. Әтисе – авыл мулласы репрессия корбаны була, Беломорканал төзелешендә үлеп кала. Мирзаянга сигез яшь вакытта әнисе үлә. Малай үги абыйсы гаиләсендә үсә.

Ятим малай авырлыкларга карамый белем алырга омтыла, чабата киеп алты километр ераклыктагы мәктәпкә йөреп укый. Әмма югары белем алырга дигән хыялы тормышка ашмый кала, 1942 елда егеткә фронтка китәргә туры килә. Пехота, элемтәче, сапер, авиация часте – менә ул үткән, үлем белән яшәү янәшә булган юллар. Бәхеткә, сугыштан соң да ике ел хезмәт итеп исән-сау кайта.

Югары белем алу хыялын да тормышка ашыра, 1953 елда авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Наласадагы дәүләт сынау участогына җибәрәләр. Аз гына вакыт эчендә аны республикада танылырлык дәрәҗәгә күтәрә. 1960 елдан “Октябрь” колхозын җитәкли башлый. Игенчелектә һәм терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен хуҗалык 1971 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1963 елда җитәкчегә РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән исем бирелә. Мирзаян Шәриф улы колхоз белән 24 ел җитәкчелек итә.

– Мин мәктәптә укыганда ук әтигә ияреп сорт сынау участогына йөри башладым, – дип искә ала әтисе эшен дәвам итүче Марат Вахитов. – Җәйләрен 6–7 малай шунда эшли идек. Мәктәпне тәмамлаганчы кем булырга дигән сорауга җавап тапкан идем инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Марат Наласа урта мәктәбен тәмамлагач Казан авыл хуҗа-лыгы институтына укырга керә, галим-агроном белгечлеге ала. Башта Зур Бирәзә бригадасында агроном, аннан соң колхозның баш агрономы була. 1999–2002 елларда “Октябрь” хуҗалыгын, 2004–2008 елларда дәүләт орлыкчылык  инспекциясенең Арча филиалын җитәкли. Соңгы елларда “Игенче” ширкәтендә баш агроном.

2011 елда аңа Татарстан Респуб-ликасының атказанган агрономы дигән мактаулы исем бирелде. Хатыны Гүзәл белән өч кыз үстерәләр. Марат белән Гүзәл бергә балалар бакчасына йөргән, бер сыйныфта укыган.

– Авылда калганга үкенгән вакытлар булмадымы? – дип сорадым Марат Мирзаян улыннан.

– Мин авылны яратам! – диде ул. – Шәһәр минем өчен түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X