erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күңел таҗым – Курса-Почмагым (+фотолар, клиптан өзек)

Әби патша Себердән кайтканда атларга су эзләп килә-килә шушы урында туктаган.

Без Курса-Почмак авылында. Килүебезнең максаты – авылның тарихы белән танышу, аңа багышланган җыр буенча клип төшерү.

Безне Курса-Почмак китапханәсе җитәкчесе Вәсилә Мотыйгуллина һәм клуб җитәкчесе Сәрия Фәсхиева озатып йөрде. Зур рәхмәт аларга. Ә клипны төшерү өчен “Чишмә” ветераннар ансамбле кызларын чакырдык. Алар авылдашлары, танылган шагыйрә Сания Әхмәтҗанова сүзләренә иҗат ителгән Курса-Почмак турындагы җырны башкардылар.

 

Вәсилә белән Сәрия һәм “Чишмә”ләр безне авыл башында, олы юл буенда гына урнашкан “Курсави” чишмәсе янында каршы алдылар. Кызларны җырлатып, салкын чишмә суыннан авыз итеп алгач, күңел күтәрелеп, җиңеләеп киткәндәй булдык.

– Бу чишмәне шулай матур итеп элеккеге “Таттелеком” оешмасы җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин эшләтте. Рәхмәт анысына. Тик без, авыл халкы, аның исеме белән риза түгел. Бу тирәдә су тегермәне булган. Чишмә су агымын тагын да көчәйтеп җибәргән. Сугыштан соң Курса-Почмакның Хафиз Халитов дигән кешесе 1945 елда авылга кайткач, тегермәнче булып эшли башлаган. Гаиләсе белән тегермәнче йортында яшәгән. Чишмәне карап торган. 1955 елда авылдагы өйләренә күчкәннәр, – диде Гүзәлия Гыйниятуллина. – Бу чишмәне “Тегермән”, я инде “Хафиз” чишмәсе дип атарга кирәк иде.

Посып утырган

Уйландырды аның бу сүзләре. Хәер, сәфәребезне дәвам итеп, башка мәгълүматлар белән таныша башлагач, тарих белән бәйле андый гаҗәпләндергеч фикерләр күп булды. Чөнки Курса-Почмак тарихы турында бертөрле генә фараз йөрми.

– Моннан 450 еллар чамасы элек Ишимбай атлы кеше үзенең 3 улы Ишморза, Халик һәм Хәмит белән күрше Иске Му авылыннан күчеп яңа авылга нигез сала. Казан ханлыгы төзелгәнгә кадәр ул арлардан (удмуртлардан) торган. Аннан соң авыл халкы татарлар тәэсиренә бирелеп китеп, ислам диненә күчкән. Иске Му авылы ул заманнарда бик зур булган, крестьяннарга җир җитми башлаган, башка якларга җир эзләп таралганнар дип фараз ителә тарихи чыганакларда, – диде Вәсилә Мотыйгуллина. – Безнең авыл аулак кына урынга, урман астына, күрше Түбән Курса авылы ызанына диярлек посып утырган. Шуңа күрә аның исеме дә Курса-Почмак, ягъни Курсаның бер почмагы дип аталган. Авылга нигез салучылар яңа урында игенчелекне тиз үзләштергәннәр. Халык мал-туар асрый. Крестьяннар урманнарны кисеп, чистартып, яңа чәчүлекләр барлыкка китергән. Төрле һөнәр ияләре булулары белән тирә-якта танылганнар. Эрләү, бәйләү, чигү, тула басу, паласлар сугу киң таралган. Авылда оста тегүчеләр, итек басучылар, такта яручылар, балта осталары, пыялачылар, арба-чана, агач кисмәк ясаучылар, кирпеч сугучылар булган. Әмма игенчелекне беркайчан да онытмаганнар. Авыл географик яктан уңай урнашкан. Бер башыннан Кесмәс елгасы акса, аның икенче очына урман аварга тора, югары очыннан тимер юл, түбән очыннан Арча–Сеҗе юлы үтә. Курса-Почмактан район үзәге Арчага – 15, Казанга 75 чакрым.

Сәли бабай

Курса-Почмак мәчетендә эшләүче Ибраһим хәзрәт Исмәгыйлев икенче төрлерәк фикер әйтте.

– Авылны читтән килеп оештыручы безнең нәсел, арлар, ягъни удмуртлар. 1771 елда Сәли бабай дигәнебез шушы урынга килеп чыккан. Язын, май аенда. Яшәр өчен су, чишмә кирәк бит инде. Тыкрык турысында чишмә ача. Урманнан агачлар алып кайтып йорт төзи. Элек йортны башкачарак салганнар. Җирне казып төшеп, 2-3 метр биеклектә баскыч ясап, шуннан өйгә күтәрелгәннәр. Бу тирәдә бөтен җирдә урман булган. Хәзерге кебек түгел, имәннән дә каты чыршылар үскән. Шулай акрынлап авыл барлыкка килгән. Агачларны кисеп өйләр салганнар, эшкәртү өчен җир әзерләгәннәр. Курсадан арендага җир алганнар. Шуңа да авыл Курса-Почмак дип аталган. Берара авылда су борыла. Су калмый. Су эзләп бара торгач, башка авыллар да оешкан. Ә советлар заманы килгәч, ике арада межалар ярганнар. Курса инде безгә кадәр үк булган. Аңа кешеләр динле булып килгәннәр. Мисырдан кереп калганнары Масра авылын хасил иткән. Бу якларда зур сулар булган. 1600-1700нче еллар тирәсендә Арчага гарәп илләреннән пароходлар килә торган булган. Сату-алу белән. Тик ике авыл бер-берсен күрә алмаган. Урман эчендә урнашканнар. Кесмәс елгасы да зур булган.

– Курса-Почмак чип-чиста татар авылы бит. Сез арлар килеп урнашкан, дидегез.

– Мөселман диненә кереп киткәннәр. Татарлашканнар. Хәтта Коръән китабын да кулдан язганнар. Гарәпчә. Миндә шундый өч китап сакланган иде.   

– Бу авылга нигезне Ишимбайлар салган, дигән фикер дә бар бит.

– Алар соңрак килгән. Дон казакларыннан соң. Каенлык юлында тубалга салып бер баланы калдырып киткәннәр. Язилә исемле хатын табып алган. Үстергән. Шул Ишимбай булган.

– Дон казаклары монда каян килеп чыккан?

– Алар әби патша юлында, Урал елгасы буенда, урман эчендә армия төзегәннәр. Чокырлар ясап, шунда атларын тотканнар. Иван Грозный килеп тә бу якларны тузгытып киткән бит әле. Дөрес, чукындырмаган, руслар яши торган Ключ дигән авылны төзегән. Ул авыл хәзер юк инде.

– Авыл халкы нәрсә белән кәсеп иткән?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Курса-Почмакта осталар бик күп булган. Төнлә дә йокламаганнар, эшләгәннәр. Киндердән сүс ясаганнар, бау ишкәннәр. Итекчеләр күп булган. Башкортстанның Бүздәк, Чакмагыш районнарына кадәр барып, йорт саен кереп итек баса идек.  

– Шәл бәйләгәннәр, шуны сатып акча эшләгәннәр. Самания исемле хатын булган. Ул әле дә исән. Чаллыда яши. Ерак авыллардан да килеп  шәлчеләр эшләрен аңа тапшырган. Ә Самания апа аларны саткан, – диде аңа өстәп Вәсилә ханым. – Хәзер аның турында бизнес-леди, диярләр иде. Ул вакытта спекулянт исемен күтәреп йөргән. Тотылган да. Чынлыкта, ул бөтен авылны туендырган. Югыйсә, авыл халкы бәйләгән шәлләрен кая куяр иде?

Ә хәзер авылда балта осталары яши. Терлек күп тоталар. 38, 25 баш сыер тоткан кешеләр дә бар. Ат асраучылар бик күп. Һәр ике йортның берсендә умарта. Авыл зур, матур, тормыш мул, яхшы. Барысын да кеше үз тырышлыгы белән булдырган. Социаль объектлар да төзелгән, юллар да төзекләндерелгән. 15 ел эшләү дәверендә Ибраһим абый мәчетнең түбәсен дә караткан, тышкы ягын матурлаган, урам юлларын төзекләндерүгә дә өлеш керткән. Ялгыз карт-карчыкларга да ярдәм итәргә тырыша икән. “Каян акча аласың, дип сорыйлар. Сәдака акчасына. Үз кесәң турында кайгыртмыйча кеше турында уйласаң, барысына да җитә”, – диде Ибраһим хәзрәт.

Камышсазда

Сәфәрне дәвам итеп, Камышсазга юл алдык. Биредәге матурлык – сүз белән әйтеп бетерә торган түгел. Күл һәм Биби елгалары арасында ул. Элек бу урында урман булган. Яныннан гына тимер юл үтә. Бөтен җир сап-сары – алтын туй чәчәкләре (купальница) басып алган. Алар кызыл китапка кертелгән. Ә монда – диңгез кебек чиксез мәйданда үсеп утыра.

Күл елгасы тирә ягында зирек агачлары. Курса-Почмак та кызык кына урнашкан. Өч тау, уртадагысында авыл. Ә нәкъ авыл уртасыннан Ишимбай елгасы башлана. Ахыр чиктә ул таш юл буендагы күлгә төшә һәм юлын дәвам итеп Кесмәс елгасы белән кушыла. Елганың буеннан-буена бөтнек үсә.

Алда телгә алынган Урал елгасын да күрәсе килде. Ераграк булса да тәвәккәлләдек. Хәзер биредә Тимербулат Хәсәновның чүнлеге.

Урал елгасы, тирәсендәге матурлык сокландырды.

– Әби патша Себердән кайтканда атларга су эзләп килә-килә шушы урында туктаган. Елганың буеннан-буена ике яклап гаскәрен урнаштырган. Үзе гаиләсе белән икенче чүнлектә урнашкан, – диде Сәрия ханым. – Колхозлашудан соң биредә терлекләр өчен лагерь булган. Кызлар сыер саварга йөргән.

Яңадан авылга кайту юлына чыктык. Тимербулат бушка үз кулы белән ясап куйган балалар мәйданчыгы янында туктадык.

Балалар рәхәтләнә биредә, авыл халкы рәхмәт әйтә. Олы юл буендагы күлне, анда ияләшкән кыр үрдәкләрен тау башыннан күзәттек. Көтү кайтканны күрдек. Мәктәптә булдык. Сәяхәтебезне сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск янында тәмамладык.

 

Күңел таҗым – Курса-Почмагым
Курсавиның гыйлем учагыннан
Аң-мәгърифәт алган безнең яклар.
Ата-баба данын авылдашлар
Буыннардан-буыннарга саклар.
Кырларында күкрәп иген үсә,
Киң җәйләүләр – Кесмәс буйларында.
Тырыш халкы, бердәм хезмәт итеп,
Күңел ача Сабантуйларында.
Зыялы як, ак як диеп безгә
Милләттәшләр өзми үз юлларын.
Данлы Курсавиның чишмәсендә
Туктап дога кыла кыз-улларың.
Арчалардан таш юл буйлап кайтсаң,
Каршы ала җәеп кочагын.
Тау башында нурлар сибеп балкый
Туган авылым – Курса-Почмагым!
Күңел таҗым – Курса-Почмагым!
Сания Әхмәтҗанова

Альфред Якшимбеков көе

 

Клипның тулы вариантын соңрак арскмедиа.ру сайтына куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X