erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Күңелендә — гүзәллек иле

Арча сәнгать мәктәбенең Лесхоз мәктәбе филиалы педагогы Зөлфия Кочурова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты” республика бәйгесенең зона турында 1нче урынга лаек булды.  

 

 

Зөлфия Габделхалик кызының конкурста катнашачагын белгәч, шундук күңелгә җиңеп кайтачак, дигән уй килде. Чөнки аның хезмәт җимешләре күргән саен сокландыра торган. Район сәхнәсендә Лесхоз мәктәбе укучылары укытучы белән бергә теккән күлмәкләрен күрсәткәндә гүзәллеккә, фантазиягә “Ах!” итеп карап торасың. Алар һәммәсе мәктәптәге “Һөнәрләр планетасы” декоратив кул эшләнмәләре бәйгесендә тегелә, тудырыла. Әлеге түгәрәктә теккән киемнәре белән укучылар Казан Ратушасында зыялы кунаклар алдында чыгыш ясады. “Ел хатын-кызы” конкурсына да укытучыларына көч бирергә, аны яклап, ярдәм итеп чыгыш ясарга укучылары барган иде.

“Һөнәрләр планетасы” түгәрәгенә килгәндә, анда укучылар иҗади яктан ачыла, тормыштагы матурлыкны үз куллары белән ясарга өйрәнә, хисләр дөньясын ача, югары биеклекләрне фикерләргә өйрәнә. Зөлфия Кочурованың тагын бер балаларны үзенә бөтереп ала торган шөгыле бар — ул мәктәптә бию түгәрәген җитәкли. 6 төркемдә 80ләп бала укытучы ярдәмендә бию серләренә төшенә. Шулкадәр яратып йөри балалар, никадәр арыган булсалар да, бию түгәрәген калдырмаска тырышалар. Моны  мәктәптә укучы туганнан туган сеңлем Нәргизә үрнәгендә дә еш күрәм. Соңгы елларда мәктәптә бал бию кичәләре уза, районда узган бал бәйгеләрендә дә Лесхоз мәктәбе алдынгылыкны бирми. Бал биюләре аша балалар 19 гасыр этикет кагыйдәләрен өйрәнә, үзләрен узган гасырның аксөякләредәй хис итеп, залда аккоштай йөзәләр. Дистәләгән укучысында биюгә мәхәббәт уята алуы белән аеруча бәхетле укытучы.

Кыргызстанда туып-үскән Зөлфия узган гасырның 90нчы елларында әти-әниләре, туганнары белән районыбызның Үрнәк бистәсенә кайтып урнаша. Кызның кечкенәдән сәләтле булуы Казан мәдәният һәм сәнгать академиясендә укыганда, аннан эшкә урнашкач тәмам канат яра, ул үзенең хыялларын тормышка ашырыр өчен кулыннан килгән һөнәрләрне камилләштерә башлый. Казан аны ире Игорь Александрович белән таныштыра, кавыштыра.  Өч бөртек дәүләте —  Василиса, Гордей, Ольганың әнисе булгач, үз әнисе Асия ханым Зөлфиянең якын сердәшчесенә генә түгел, ярдәмчесе, терәгенә әйләнә. “Әнием тылда да, хезмәттә дә төп терәгем”, — дигән сүзләр артына аның тормыш рәвеше яшеренгән. “Ел хатын-кызы” конкурсында да Асия апа кызының уң кулы булып барган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Әлеге бәйгедә җиңә алуына Зөлфия Габделхалик кызы якыннарына, укучыларына, Лесхоз, Арча сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабировага, район җитәкчелегенә, хатын-кызлар советына рәхмәтле.

Зөлфия Кочурованың холкына ирешелгәннәр белән генә тукталып калмыйча, алга, яңалыкка омтылу хас. Димәк, киләчәктә аның иҗаты, уңышлары, яулаган үрләре турында тагын да ишетәселәр алда әле.

Розалия Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X